Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сагындырган...– “Әтнә таңы”

Сагындырган икән ап-ак карлар, Сагындырган икән ап-ак кыш! Көлә-көлә кар бөртеге саныйм - Әллә өнем инде, әллә төш? Сагындырган икән кар көртләре Дөнья мәшәкатен күмәрлек... Югаласы килә ак буранда- Сагындырган ихлас юләрлек! Сагындырган икән салкыннар да! Өшетерлек битем очларын. Кышкы челләләрдән саклап калыр Сагындырган җылы учларың. Сагындырган бәскә чумган дөнья,...

Сагындырган икән ап-ак карлар,

Сагындырган икән ап-ак кыш!

Көлә-көлә кар бөртеге саныйм

- Әллә өнем инде, әллә төш?

Сагындырган икән кар көртләре

Дөнья мәшәкатен күмәрлек...

Югаласы килә ак буранда-

Сагындырган ихлас юләрлек!

Сагындырган икән салкыннар да!

Өшетерлек битем очларын.

Кышкы челләләрдән саклап калыр

Сагындырган җылы учларың.

Сагындырган бәскә чумган дөнья,

Бу карлардан күзләр камаша!

Ак кышларда ак өметләр диеп,

Сагынудан йөрәк алдаша...

Гөлүсә Батталова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев