Әтнә таңы

Сагышлардан дәва – интернет

Соңгы вакытта интернет аша аралашучылар саны күбәеп бара. Яше, карты кайчан кермә- онлайн утыра. Аралашалар, серләшәләр. Көн саен, бер дә иренми, фотосын кертеп, аңа комментарий биреп утыручылар да шактый. Шулай интернет аша Фәннур исемле абый белән аралашып киттек. Татарстаннан читтә, Екатеринбург шәһәрендә яшәсә дә, татарча шигырьләр язуы, җырлар белән кызыксынуы...

Реклама

Соңгы вакытта интернет аша аралашучылар саны күбәеп бара. Яше, карты кайчан кермә- онлайн утыра. Аралашалар, серләшәләр. Көн саен, бер дә иренми, фотосын кертеп, аңа комментарий биреп утыручылар да шактый.

Шулай интернет аша Фәннур исемле абый белән аралашып киттек. Татарстаннан читтә, Екатеринбург шәһәрендә яшәсә дә, татарча шигырьләр язуы, җырлар белән кызыксынуы үзенә жәлеп итте. Чыгышы белән Буа районыннан икәнен анкетасыннан укып белә идем. 64 яшьлек абзый моннан берничә ел элек тормышө иптәшен югалткан. Читтә яшәүче татарларның тормышы белән якыннанрак танышу уе белән үзем дә сораулар язып җибәрдем. Әнә шулай аралашып киттек. Миннән сорау - аннан җавап. Берсендә Фәннур абый тормыш иптәшенең кабер ташындагы фотосын җибәрде. Кара таштагы рәсемнән мөлаем гына апа карап тора. "Гөлсирәм каберенә утырткан чәчкәләрем быел нигәдер рәтләп үсмәде",- дип язган ул. "Урлап алып кайткан көнемнән 41 ел иңне-иңгә куеп яшәдек. Ул чакта аңа 18, миңа 20 яшь иде. Әнкәй туган нигездә кабул итмәде, җитәкләшеп читкә чыгып киттек"... Урлау факты үзе үк бик кызыклы, тагын сораулар яудырам. Ул исә озак уйлап тормый, ничек бар шулай, ул чактагы вакыйгаларны бөтен нечкәлекләре белән хәтереннән кичерә.

  • Ноябрь бәйрәмнәре иде. Дустым белән кинога бардык. Алга иптәш кызы белән Гөлсирә килеп утырды. Бер күрүдә ошаттым үзен. Шул ук кичтә урлап та кайттым. Җаныем, үзе дә ошатып йөргән булган күрәсең. Икенче көнне әнисе кайтырга дип кыстап караган иде, нинди ул. Фәннур кебек егет урлап кайтканга горурланам гына, диде.Тулы вариантын газета битләрендә укыгыз.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: