САИМӘ ДӘ ЙОРТЛЫ БУЛДЫ
Олы Әтнәнең Сарман урамында матур, җыйнак кына йорт күтәрелде.
Дәүләтнең тумыштан гарип, әти-әнисеннән калып, бүгенге көндә туганнары тәрбиясендә яшәгән баланы онытмавына урамыбыз белән сөендек. Сугышта үлеп калган әтисе, өлкән лейтенант Газиз Галимҗан улының да рухы шаттыр.
Саймә Галимҗанова кебек тагын 3 кеше - Галиуллин Мөнир Габделхәй улы -Өшкәтәдә, Зарипова Рәйсә Шәриф кызы - Кышлауда, Каюмова Рәмзия Каюм кызы- Дусымда бар. Алар да үзләре теләгән торак белән тәэмин ителделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев