Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сак булыгыз, этләр күбәйгән

Әле яз ае түгел түгелен, тик өерләре белән йөрүче этләр күбәйгән. Якшәмбе көнне бер өер эт Олы Әтнә мәктәбе янәшәсеннән көтүләре белән чыгып зиратка кереп киттеләр. Анда гына да түгел, авыл эчләрендә дә шактый алар. Урамныкы да бар, хуҗалык этләре дә күренә. Балалар да шул этләр янында йөреп тора, аллага...

Әле яз ае түгел түгелен, тик өерләре белән йөрүче этләр күбәйгән. Якшәмбе көнне бер өер эт Олы Әтнә мәктәбе янәшәсеннән көтүләре белән чыгып зиратка кереп киттеләр. Анда гына да түгел, авыл эчләрендә дә шактый алар. Урамныкы да бар, хуҗалык этләре дә күренә. Балалар да шул этләр янында йөреп тора, аллага тапшырдык.

- Этләрнең йөргәнен мин дә карап йөрим, уйлап йөрим. Чара күрергә кирәк билгеле, тик авыл эчендә аларны ату да тыела. Хуҗалары булганы да бар. Зинһар эт асрыйсыз икән, үз этләрегезне бәйдә тотыгыз. Аннан дәгъва белдерә башлыйсыз. Этләрне азайту чарасын күрербез...- ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев