Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сак булыгыз - хайваннар тешли

1000 кешегә 266 хайваннар тешләү очрагы туры килә, ди Таһир Һадиев. (Казан, 14 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда котыру чире белән авырган хайваннар саны 17 тапкырга диярлек кимегән. Бу хакта бүген республика закон чыгару органының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында аның җитәкчесе Таһир Һадиев хәбәр итте....

1000 кешегә 266 хайваннар тешләү очрагы туры килә, ди Таһир Һадиев.
(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда котыру чире белән авырган хайваннар саны 17 тапкырга диярлек кимегән. Бу хакта бүген республика закон чыгару органының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында аның җитәкчесе Таһир Һадиев хәбәр итте.
Депутат сүзләренчә, агымдагы елның 11 аенда, ясалган анализлар нәтиҗәләре буенча, 18 хайванда котыру чире ачыкланган. Узган ел шул ук вакыт эчендә мондый 308 очрак теркәлүе мәгълүм.
Хайваннар тешләү буенча мөрәҗәгатьләрнең дә кимүе күзәтелә. Узган елның 10 ае белән чагыштырганда, 2016 елда мондый очраклар 12 процентка азрак, ягъни 10231 тапкыр теркәлгән. Бу - 1 мең кешегә хайваннар тешләүнең 266 очрагы туры килә дигән сүз.
Шул ук вакытта Татарстанның 23 мунициипаль берәмлегендә яшәүчеләрдән килгән мөрәҗәгатьләрнең бермә-бер артуы ачыкланган. "Бу - республика халкының 50 проценты диярлек. Әлеге районнар арасында Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Спас, Теләче бар", - диде Таһир Һадиев.
Бу хакта тулырак мәгълүматны tatar-inform.tatar чыганагыннан алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев