Сак булыгыз – сөңгеләр!
Көннәр суытуга күпләр куанды: "Кыш шундый булырга тиеш инде ул", - диештеләр.
Әмма проблема "баш калкытты". Безне бина түбәләреннән куркыныч кыяфәттә "күзен терәгән" боз сөңгеләре күзәтә башлады. Район үзәгендә бу яктан чагыштырмача тыныч булса да, авыллардагы йорт-куралты яныннан узганда, зинһар, сак булыгыз! Фотографиядән үзегез дә күрәсез. Кечкенә булса да, боз сөңгеләре "Магнит" универсамы түбәсендә дә күренә, ә зурраклары шәхси йортларның түбәләрендә...
Кыскасы, аларны бәреп тәшерегез, хәвеф-хәтәр аяк астында. Дөресрәге, баш өстендә. Бала-чага, өлкәннәр ялгыш боз сөңгесе астына керә күрмәсеннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев