Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сак булыгыз – тире авыруы

Оренбург өлкәсендә ике тапкыр нодуляр дерматит авыруы очрагы теркәлгән. Россия авыл хуҗалыгы күзәтүенең Оренбург өлкәсе буенча идарәсе тарафыннан 2017 елның 7 июлендә Оренбург өлкәсе территориясендә ике пунктта эре мөгезле терлекләрдә була торган йогышлы төенле дерматит, ягъни нодуляр дерматит авыруы учагының булуы ачыкланды. Беренче очрак - Ташлы районы Ясная Поляна авылы...

Оренбург өлкәсендә ике тапкыр нодуляр дерматит авыруы очрагы теркәлгән.
Россия авыл хуҗалыгы күзәтүенең Оренбург өлкәсе буенча идарәсе тарафыннан 2017 елның 7 июлендә Оренбург өлкәсе территориясендә ике пунктта эре мөгезле терлекләрдә була торган йогышлы төенле дерматит, ягъни нодуляр дерматит авыруы учагының булуы ачыкланды. Беренче очрак - Ташлы районы Ясная Поляна авылы җирлегенә кергән Зерновой авылында күзәтелгән. Биредәге "АК Ташлинский" хуҗалыгында әлеге авыру 18 баш эре терлектә, шәхси секторда бер баш терлектә теркәлгән. Икенче очрак - Соль Илецк районының Новоилецк авылында шәхси секторда ачыкланган. Биредә 12 баш эре терлек әнә шул йогышлы авыруны эләктергән дип шикләнелә. Моның өчен сәбәпләр дә юк түгел. Терлекләрдә күзәтелгән авырту билгеләре нодуляр дерматитның беренчел билгеләре белән туры килә. Болар: Цельсий буенча 40-41 градусны тәшкил иткән югары температура, терлек тиресендә "каты төеннәр" формасында бетчәләр хасил булу, хайванның күзеннән яшь агу һәм борыныннан сыек­лык килү. Диагнозны ачыклау өчен алынган пробалар моның чыннан да шушы авыру булуын исбатлады. Шушы уңайдан, Оренбург өлкәсенең авыл хуҗалыгы, азык-төлек һәм җитештерү министрлыгы тарафыннан алда саналган торак пунктларында карантин игълан ителде.
Нәрсә соң ул нодуляр дерматит (аны икенче төрле тире төерләре, төерле экзантема, йогышлы төенле дерматит дип тә йөртәләр)? Мөгезле эре терлекнең әлеге инфекцион авыруы калтырану, органнарның һәм тире асты тоташтыручы тукымаларның шешүе, тиредә төерләр барлыкка килү, күзләрнең, сулау һәм ашкайнату органнарының лайлалы тышчасы зарарлану белән бергә бара.
Эре терлек белән бергә әлеге авырудан сарык һәм кәҗәләр дә зыян күрергә мөмкин. Авыру бик тиз тарала һәм хроник формада була. Терлекләрнең җенесенә һәм яшенә карамый. Әлеге авыру беренче тапкыр 1929 елда Төньяк Родезиядә күзәтелә. Безнең ил территориясендә ул 2015 елның көзеннән күзәтелә башлый.
Авыруны ДНК вирусы китереп чыгара. Нодуляр дерматитны төп китереп чыгаручылар булып нитлинг группасы вируслары тора. Әлеге вирус өч тапкыр суыкта катырып җебетүгә бирешми, 55 градус кайнарлыкта - 2 сәгать, 60 градус кайнарлыкта 30 минут яши ала. 4 градуста нодуляр дерматит 6 ай буенча активлыгын югалтмый. Вирус pH 6,6-8,6да да бирешми. Авыру трансмиссив рәвештә кан суыручы бөҗәкләр, чебен, черки ярдәмендә күчә. Тирә-якка авыру тире кисәкчәләре, сөт, сперма, төкерек һәм кан аша тарала. Вирусны кошлар, башлыча ләкләкләр күчерә ала дигән фикер дә бар.
Авыруны дәвалауның специфик юллары әлегә ачык­ланмаган. Россия Федерациясенең моңарчы авыру ачыкланмаган административ территорияләрендә авырту терлекләрне мәҗбүри сую киңәш ителә. Әлеге авыруны профилактикалау һәм булдырмау максатыннан, хуҗалыгында терлек тоткан гражданнарны уяу булырга чакырабыз. Шулай ук түбәндәге кагыйдәләрне үтәү дә мәҗбүри:
- дәүләт ветеринар күзәтүе һәм җирле үзидарә органнарына яңа сатып алынган терлекләр, яңа туган бозаулар, суелган маллар һәм сатылган ит турында хәбәр итеп торырга;
- ветеринария белгечләренә терлекләрдә диагнос­тик тикшерүләр үткәрү һәм вакцинация ясауда каршылыклар тудырмаска;
- кисәк кенә терлек үлгән яки берьюлы берничә мал авырган очракларда ветеринария белгечләренә хәбәр итәргә кирәк.
Хуҗалыктагы терлекләрдә нодуляр дерматитның клиник билгеләрен ачыклаган очракта район ветеринария берләшмәсенә 2-21-27 телефоны аша хәбәр итү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев