Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сак булыгыз: яңа наркотик!

Хокук сакчылары башкалада марка формасындагы наркотиклар таратучы студентларны тотканнар. Алар - бик көчле синтетик наркотиклар сеңдерелгән ачык төстәге кәгазь кисәкләре, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының наркотикларны контрольдә тоту хезмәте идарәсенең пресс-хезмәте.

Әлеге җинаятьчел наркотөркем әгъзалары кулга алынган, шәт, барысы да дип өметләник. Төркем составына төрле югары уку йорты студентлары кергән. Аларда күп санда шушы маркалар табылган.

Наркополиция хезмәткәрләре әти-әниләрне дә игътибарлы булырга чакыралар. Бу безнең өчен дә бик актуаль. Техникумга Татарстанның гына түгел, Россиянең дә кайбер төбәгеннән килеп укучылар бар. Әлдеге маркалар кеше организмына гаять авыр тәэсир итәләр һәм зур зыян китерәләр. Аеруча, әле ныгып җитмәгән яшүсмер организмы аны авыр кичерә. Ул матдә аз гына дозада булса да куркыныч, ә дозаны тәгаенләгәндә ялгышу бик гадәти хәл.

Наркотиклар куллану очрагына тап булсагыз, кичекмәстән 273-43-45 номеры белән республиканың наркоконтроль идарәсенә хәбәр итегез. Хәбәрегезнең аноним булуын гарантиялиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев