Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәкәнәч мәчетле булачак

Авылның төзелеп бетә язган мәчетен күреп: "Бу Илдар төзеткән мәчетме?", - дип гаҗәпләнеп, кабат-кабат сорадым.

Чөнки әле кайчан гына Шәкәнәч авылында мәчет төзеләчәк, дип язган идек. Аны Олы Әтнә егете Илдар Сәфәргалиев төзеткәнен дә беләсез. Ул вакытта әле фундаменты гына салынган иде. Күңел ышанып та бетмәде. "Ураза гаетенә өлгертәм, дип әйтә. Бирсен Ходай. Бу егетне ярдәменнән ташламасын. Моңа кадәр гаетне клубта укый идек", - ди Мәхмүт абый Хәсәнов. Башкалар да "Аллага шөкер", дип сөенәләр. "Гаеткә өлгертергә тырышабыз инде. Март ахырында аен куйдык. Идән-түшәмен җәясе, ут һәм җылылык кертәсе бар. Капка-койма кирәк. Пәрдәләр аласы, эләсе бар. Эш җитәрлек әле", - ди Илдар үзе.

Игелекле эшнең иртә-киче юк, диләр. Булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев