Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саклык кирәк

Табигать һәм без Саклык кирәк Әллә замана кызу, әллә үзебез кызуга әйләндек. Кайсы якка карасаң да тизлек заманы. Ара-тирә район үзәгендәге олы юл аша чыга алмый азапланабыз. Шәһәр урамыннан болайрак, "выжт-выжт" да "выжт-выжт" кына, ныклап басып тормасаң, узган машина җиленнән баш әйләнеп китә. Ярый әле миһербанлы шоферлар туктап үткәреп җибәрәләр....

Табигать һәм без

Саклык кирәк

Әллә замана кызу, әллә үзебез кызуга әйләндек. Кайсы якка карасаң да тизлек заманы. Ара-тирә район үзәгендәге олы юл аша чыга алмый азапланабыз. Шәһәр урамыннан болайрак, "выжт-выжт" да "выжт-выжт" кына, ныклап басып тормасаң, узган машина җиленнән баш әйләнеп китә. Ярый әле миһербанлы шоферлар туктап үткәреп җибәрәләр. Ә бу төлкегә андый шофер очрамаган күрәсең, өстеннән узганнар. Ярый әле адәм баласы түгел, дип куйсак та, җан иясе кызганыч. "Ашыт" сакланышы тирәсен узганда азрак тизлекне киметеп үтсәгез дә була, чөнки бу тирәдә җанлы табигать гел хәрәкәттә. Машина юлы аша каз-үрдәкләр бер-бер артлы юлны чыккан очракны күргәнем бар, шоферлар туктап үткәргәннәр иде. Карап торуы шулкадәр рәхәт булды. Үзебезнең табигать белән бер бөтен икәнлекне раслаучы дәлил бит. Шулай ук бу тирәдә пошилар да очрый, элегрәк кабан дуңгызлары юл аша уза иде. Кичке якта каз-үрдәк, аккошларга карап хозурланырга төшүчеләр дә, бала-чагалар да байтак очрый. Саграк булыйк, гомумәмн, "Олы Әтнә - Күәм юлы"ның бу тирәсе саклык сорый, куркыныч борылышлар артында "Әҗәл" саклап торуын онытмыйк. Шундый ук борылыш Күңгәр белән Күшәр арасында да бар. Анда да "Ашыт" сакланышы дәвам итә. Борылышы да шундый ук хәвефле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев