“ШАКТЫЙ ТИРЛӘРГӘ ТУРЫ КИЛӘ”
Түбән Бәрәскәнең почта бүлеге почтальоннары әнә шулай диләр.
Зөлфия Хәкимова әлеге бүлекне әле 2 ел гына җитәкли. Шулай да ирешкән уңышлары, бүгенге проблемалары турында тәфсилләп сөйләде.
- Матбугатка язылу һәм сату планнарын үтәп барабыз. Монысы - бик зур куаныч, - ди ул.
Күзгә ташланганы шул - почта бүлеге урнашкан бүлмә бик кечкенә. Өстәлдә дә, стенада да вак-төяк товар - кыскасы, кайда буш урын бар, шунда урнаштырганнар. Бу уңайдан үзе:
- Сату планы зур. Халык саны кимесә дә, план кимеми, - дип көрсенә. Аның сүзләрен Бәрәзә, Югары һәм Түбән Бәрәскә авыллары почтальоннары Рәйхана Зарипова, Әнисә Нәҗмиева һәм Лилия Сабирҗанова да куәтли. Дөрестән дә, вак-төяк сатып шактый зур сумма тәшкил иткән планны үтәр өчен нык тирләргә туры киләдер!
Почтальоннарга да бик җайлы түгел. Аеруча, 25 еллык хезмәт стажына ия Рәйхана апага кыен.
- Бәрәзә авылында йортлар бик таркау урнашканнар. Авыл эчендә юллар пычрак, күп йөрергә кирәк. Сәламәтлегем чамалы, ә һәр йортны йөреп чыгар өчен тазалык кирәк. Әле ярый җәмәгатем булыша, - ди ул.
Бу уңайдан хезмәттәшләре:
- Быел пенсиягә чыгам дип тә куркыта әле, - дип шаяртып көлештеләр.
Сүз дә юк, почтальоннарның эше бик күп. Пенсия, субсидия акчаларын өләшү зур төгәллек таләп итә. Ялгыз яшәүче әби-бабайның коммуналь хезмәтләре өчен түләүләрне дә почтальоннар җыялар.
- Хезмәт хакларыбыз аз булса да, тырышабыз, - ди почта бүлеге җитәкчесе.
Матбугатка язылуның I яртыеллык планын үтәү җиңелрәк дип саныйлар. Ә II яртыеллыкка язылырга, халыкта вакыт табылып бетми күрәсең. Әйтүләренчә, җәйге эшләр белән мавыгып, газетага язылырга оныталар. Укырга вакыт булмауны сәбәп итәләр.
Шөкер, биредә "Әтнә таңы"н яраталар. Күпчелек, үзебезнең район хәбәрләрен якын итә. Урта биттәге кушымтадан республика яңалыкларын белеп баруга куанучылар күп.
- "Әтнә таңы"на беренче чиратта үзебез язылабыз. Укырга да күңелле, яңалыклар күп, - диләр. Газетабызның тагын бер өстенлеген 2013 елның II яртыеллыгына язылу бәяләренең бик күпкә артмавында күрәләр. Шулай да күбесенчә өлкән яшьтәгеләр генә язылуга борчылалар. Яшьрәкләрнең үз фикере. Имештер, яңалыкларны интернет аша да белеп була. Сәер фикер. Укырга яратмаучылар фикере бу. Газетаны кулга тотып укуга җитми инде!
Автор фотосында сулдан уңга Әнисә Нәҗмиева, Рәйхана Зарипова, Зөлфия Хәкимова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 16:35Әтнә китапханәсендә күргәзмә ачылды Олы Әтнә китапханәсендә тагын бер "Әтнә-каләмле төбәк" китап күргәзмәсе ачылды.1900
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.3200
-
16 гыйнвар 2021 - 14:05Бакчага чәчүлек утыртыр чак җитте: йомырка кабыгында үстереп буламы? Бакчачылар үсентене чәй пакетикларына да утыртып үстерә.3400
-
16 гыйнвар 2021 - 12:30Кайсы бер гамәл өчен 80 еллык гөнаһлар кичерелә? Аллаһы Тәгалә Коръәндә адәм баласын «онытучан», «көчсез» дип атый. Димәк безгә барыбызга да ХАТАЛАНУ сыйфаты хас.6200
-
16 гыйнвар 2021 - 11:10Ничә градус салкын булганда балалар мәктәпкә бармый һәм физкультурада урамга чыкмый? Һава торышы салкын булганда мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертелә.3900
-
16 гыйнвар 2021 - 08:00Татарстан укучыларын киберкуркынычсызлык буенча бушлай укуга чакыралар Халыкара компетенцияләр үзәге-Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү»дигән бушлай курска гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә.4900
-
15 гыйнвар 2021 - 21:00Россиядә яшәүчеләрне кәрәзле элемтәгә бәя артуы турында кисәттеләр Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.10900
-
15 гыйнвар 2021 - 19:30Чәй эчәргә җиңел генә әзерләнә торган тәмлүшкә Кирәкле әйберләр: 1) слоеный камыр, 2) 2 йомырка, 3) 50 гр песок, 4) чеметем тоз, ванилин, сах.пудра, 5) фольга8900
-
15 гыйнвар 2021 - 18:09Татарстан Хезмәт министрлыгы: Һәр эшсезгә бер эш урыны тәкъдим итә алабыз Безнең төбәктә эшсезлекнең иң югары ноктасы узган елның сентябренә туры килде.8200
-
15 гыйнвар 2021 - 17:05Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә «Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.12500
-
15 гыйнвар 2021 - 16:10Өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.16500
-
15 гыйнвар 2021 - 14:45КФУ профессоры: татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә Күпчелек татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.5600
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.26301
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.3200
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.24400
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
16 гыйнвар 2021 - 09:10Коронавируска вакцина ясаттыгызмы?Алган мәгълүматларга караганда, 10 райондашыбыз коронавируска каршы вакцина ясатты. Бу хакта район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова хәбәр итте.7800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.73000
-
14 гыйнвар 2021 - 14:00"Әтнә таңы" баш мөхәррире Рәхмәт хатына ия булды "Әтнә таңы" газетасы баш мөхәррире Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызына Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты тапшырды.26301
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.26301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика