Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салкын тимәсен өчен - лимонлы май

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны кинәт артып киткән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Республикада гыйнварның беренче атнасында авыручылар саны 5 мең 598 булса, узган атнада, 8 нән 14 гыйнварга кадәр, 13 мең 411 кеше теркәлгән. Әтнәдә...

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны кинәт артып киткән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республикада гыйнварның беренче атнасында авыручылар саны 5 мең 598 булса, узган атнада, 8 нән 14 гыйнварга кадәр, 13 мең 411 кеше теркәлгән.

Әтнәдә дә авыручылар җитәрлек. Бар табибларга мөрәҗәгать иткәне, бар итмәгәне.

Ничек сакланырга?

" Иммунитетны ныгытырга, кулларны еш юарга, кеше күп булган урыннарга бармаска, дөрес тукланырга, суыткычтагы катырган җиләк-җимешләрне алып ашый башларга..."- диләр табиблар.

Ә без үз чиратыбызда,салкын тидерүдән һәм грипптан саклану өчен, бик тәмле лимонлы май рецепты тәкъдим итәбез:

Лимонны, 5 минутка кайнар суга салып алыгыз да, кабыгы белән иттарткыч аша үткәрегез. Шул чыккан массага 100 грамм йомшак атланмай һәм 1-2 аш кашыгы бал кушып болгатыгыз. ОРВИ, грипп эпидемиясе вакытында шуны аз-азлап, гадәти атланмай кебек кулланыгыз.

Лимонлы май да гади май кебек саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев