Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салкын тиюдән ничек сакланып була?

- Халык күп тупланган җәмәгать урыннарына барудан тыелып торырга, ягъни вирус таратучылар белән аралашмаска тырышырга, кулларны ешрак сабын белән юарга кирәк. Иң яхшысы - алдан ук гриппка каршы прививка ясатып кую. Кагыйдә буларак, без вакцинацияне көз көне үткәрәбез. Прививка грипп таратучы вируска гына түгел, шулай ук башка кискен салкын тию...

- Халык күп тупланган җәмәгать урыннарына барудан тыелып торырга, ягъни вирус таратучылар белән аралашмаска тырышырга, кулларны ешрак сабын белән юарга кирәк. Иң яхшысы - алдан ук гриппка каршы прививка ясатып кую. Кагыйдә буларак, без вакцинацияне көз көне үткәрәбез. Прививка грипп таратучы вируска гына түгел, шулай ук башка кискен салкын тию авыруларына каршы чара буларак та кулланыла...- диләр район больницасы табиблары.

Авырып киткән очракта нишләргә?

Салкын тиюнең беренче билгеләре күренүгә үк, күпләр тиз арада даруханәгә йөгерә, ә анда нинди дару сайларга белмичә аптырап кала. Аннан антибиотик сорый. Ялгыш фикер, авырган очракта антибиотикны бары табиб кушуы буенча гына алырга кирәк. Иң элек, дарулар кулланганчы , күп еллар сыналган халык медицинасына мөрәҗәгать итү яхшы нәтиҗә бирә.

Мәсәлән, 1-2 чәй кашыгы кипкән кура җиләге яфрагы салып ясалган төнәтмә эчәргә, яисә аны берничә минут чәйнәргә мөмкин. Ашар алдыннан көнгә ике тапкыр 1 чәй кашыгы бал икмәген, яисә бал серкәсен кабып куюның да файдасы бар. Ә борын эчен еш чайкатырга, урамга чыгар алдыннан оксолин мае сөртергә кирәк. Хуҗалык сабыны сөртә кайберәүләр. Карлыган, юкә чәчәге, лимонлы чәй, суган суы. "Сыеклыкны күп куллану мөһим", - диләр терапевтлар.

- Салкын тиюнең тиз генә узмаячагын исегездә тотыгыз. Иң мөһиме - үзегезнең иммун системасын авыру белән көрәшерлек итеп ныгыту. Шуның өчен салкын тиюнең беренче билгеләре күренүгә үк, авыру көчәеп китмәсен өчен, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү кирәк,- ди район больницасы эпидемиологы Азат Гыймадиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев