Әтнә таңы

Салкында өшемәс өчен нишләргә?

Урамда чын кыш хөкем сөрә. Суларга рәхәт, баскан саен кар шыгырдый. Аномаль суыклар дип куркытсалар да температура әле минус 27-28 градус тирәсе тора. Бәлки кичке якка -30 градус та булыр. Суык! Өшемәс өчен нишләргә? Җылы киенергә билгеле. Әтнә район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Дамир Равил улы Закиров та шулай...

Урамда чын кыш хөкем сөрә. Суларга рәхәт, баскан саен кар шыгырдый. Аномаль суыклар дип куркытсалар да температура әле минус 27-28 градус тирәсе тора. Бәлки кичке якка -30 градус та булыр.

Суык! Өшемәс өчен нишләргә?

Җылы киенергә билгеле.

Әтнә район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Дамир Равил улы Закиров та шулай ди:

"Иң элек урамга чыга калсагыз җылы киенергә кирәк. Өстегезгә составында синтетика булмаган, киже-мамык тукымадан тегелгән киемнәр киегез. Аяк киемегез кыса торган булмасын, киез итекләр кияргә тырышыгыз. Машина көтеп торасыгыз булса, хәрәкәтләнергә кирәк. Салкын һава энергияне күп ала, шунлыктан яхшылап туклану мөһим. Кемдер ит ашаса туңмый, ә кемгәдер яшелчә-җиләк җимеш, итсез ризыклар да җитә, монысы организмның үз үзенчәлеге. Ач килеш урамга чыкмау яхшы. Иммунитетыгызны саклыйсыгыз килсә, суыкта диета сакламаска тырышыгыз. Урамнан өйгә кергәч, кызыл борыч салып, җылы чәй эчү яхшы. Суган белән сарымсак турында да онытмагыз. Туңдырган җиләк-җимешләр ашарга мөмкин, тик аларны ашагач кабат суыкка чыкмаска кирәк. Өшегән очракта, туңган кешене җылытырга кирәк. Гадәттә хатын-кызлар, балалар өшүчән була. Аяк бармаклары, кул бармаклары, бит, колак өши. Хатын-кызларга кыш көне биткә дымландыра торган крем сөртмәскә кирәк, ул тиз өшетә. Суыктан өйгә кергәч, суык киемнәрне салып, җылы киемнәр кияргә һәм күпмедер вакыт үткәч, кызарып, зәңгәрсу төстә кабарып, күпереп чыккан урыннарга игътибар итәргә кирәк. Аларны өреп җылытырга, аннан соң чиста йомшак тукыма беләнкапларга мөмкин. Бу җиңелчә өшегәндә. Каты булса, табибка мөрәҗәгать итегез"- табиб сүзен тыңларга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: