Салкын белән нинди авыруларны дәваларга була? Сезнең бу хакта уйлаганыгыз да булмагандыр
Салкын темасына һәм температураларның төшүе иммунитетка ничек йогынты ясавы, салкында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында язган идек инде.
Әмма салкын – ул явызлык түгел, аннан бөтен көч белән сакланмагыз. Табигать биргән барлык әйберләрдән дә акыл белән файдаланып, сәламәтлекне ныгытырга була. «Кутузовский» ЛДЦ табиб-отоларингологы һәм Россия ринологлар җәмгыяте конгрессында катнашучы Ольга Викторовна Аксеноварас салкынның ни өчен файдалы булуы турында сөйләде.
Салкын белән нинди авыруларны дәваларга була?
Үпкә авырулары өчен
Кар яву вакытында кышкы һава дымлана, ә кар бөртекләре атмосфераны пычратучы матдәләрне үзләренә сеңдерәләр. Шул ук вакытта күпчелек микроблар, вируслар һәм бактерияләр үлә. Һава тауларда яки диңгез ярындагы сыман чиста була. Әлбәттә, урманда, шәһәр чүп-чарларыннан һәм зарарлы катнашмалардан ераграк җирдә бу яхшырак тоелачак.
Кышкы урман матур гына түгел, файдалы да. Суыкта урманда йөрү үпкәдәге авыруны профилактикалау өчен дә, дәвалауның бер юнәлеше буларак та бик яхшы туры килә. Медицина ярдәме һәм салкында урман һавасы авырудлардан арынырга яки аны җиңеләйтергә нык ярдәм итәчәк.
Иммунитет өчен
Элек-электән салкын кешене эволюциягә этәрә — нәкъ менә аның ярдәмендә кеше үз торагын ничек җылытырга, аны кайда төзергә, ничек сакларга, туңмас өчен кием-салым әзерләргә кирәклеген уйлап таба башлый. Хәзер безгә берни дә кирәкми инде, әмма шуңа да карамастан, организм салкынга барыбер көчле реакция ясый. Рецепторлар салкыннар җитүен белдергәч, организм бик зур биохимик реакцияләр чылбырын ачып җибәрә, ул төрле авыруларга каршы торучанлыкны арттыра. Кан әйләнеше арта, ә лейкоцитлар күп күләмдә эшкәртелә. Әлбәттә, моның өчен вакыт таләп ителә. Тик процесс «җайлана» башлагач, иммунитет инфекцияләргә каршы көрәшү өчен өстәмә көч ала. Ул җәй яки яз көннәрендәгегә карашганда көчлерәк була.
Артык авырлык өчен
Түбән температура организмны җылыту өчен энергия эшләүне көчәйтә. Еш кына кышын урманда йөргәндә яки кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнгәндә — бигрәк тә, әгәр дә Сез урамда суыкта булуның барлык кагыйдәләрен үтәсәгез -матдәләр алмашы тизләнә һәм килокалорийларның «артык» запаслары тотыла. Нәкъ менә май катламнары китә, ә тире сузыла. Шул ук вакытта дөрес туклану мөһим — һичшиксез, аксым ризыгы кирәк, тик чамасын белеп ашагыз. Әгәр дә сез еш кына өй утырмалары һәм мул табыннар яклы икән, хәтта кышын даими йөргәндә дә, организм җыелган калорияләрне эшкәртеп өлгерми.
Тире авырулары өчен
Салкын тире торышын яхшыртырга да сәләтле, чөнки ул ялкынсынуны һәм авыртуны баса. Аның тәэсирендә тиредәге май катламы азрак эшкәртелә. Мускуллар салкында йомшаралар, шуның аркасында җыерчыклар җиңел юкка чыга, ә бит йөзе, гомумән, яхшыра, җиңелчә кызыллык барлыкка килә. Косметологиядә хәтта махсус сыек азот массажлары да кулланалар. Мондый массажларга өйдә бозлы су белән юыну альтернатива булачак. Әмма арттырып җибәрмәгез – еш кына ул тукымаларның өшүенә китерергә мөмкин. Атнага ике тапкыр да бик җитә.
Медицина салкынлыгы
Елның теләсә кайсы вакытында салкыннан файдаланырга мөмкин булсын өчен, кыш көне генә түгел, ә махсус криосауннар һәм криодеструкция процедуралары эшләнгән. Болар барысы да криотерапия дип атала, грекчадан – салкын белән дәвалау. Пациентның шәхси үзенчәлекләре нигезендә табиблар криотерапиянең нәтиҗәле вариантын сайлап алалар. Дәвалаучы табиб консультациясен алмыйча криосаунга бару тыела. Сезнең организмның барлык системалары торышын начарайта торган билгеләр булырга мөмкин.
Криодеструкция операцияләрдә ЛОР-табиблар тарафыннан кулланыла. Аның ярдәмендә миндалинның авыр үтеп керә торган тукымалары бетерелә. Салкын күзәнәкләргә үтеп, аларны кан белән тәэмин итүдән мәхрүм итә, нәтиҗәдә алар һәлак була.
Мондый процедура авырттырмый, чөнки салкын җирле өшетү үзлегенә ия. Шул ук вакытта кан агу да булмый диярлек. Ә операция ясый торган урын тирәсендәге сәламәт тукымаларга зыян килми.
Шулай ук криодеструкция табибларга косметологик проблемаларны һәм онкологик авыруларны дәвалаганда ярдәм итә.
Ольга Аксенова, ЛОР-органнарның кискен һәм хроник авыруларын профилактикалау һәм дәвалау буенча махсуслашкан 14 еллык эш тәҗрибәсе булган табиб-отоларинголог шәрехли:
«Россиядә криотерапия күптән түгел генә — узган гасырның 80нче елларында барлыкка килде. Бу вакыт эчендә ул бик популярга әйләнде, чөнки чыннан да, көчле дәвалау эффекты бар. Тик теләсә-кайсы процедура алдыннан медицина белгеченә мөрәҗәгать итегез, дип ассызыкларга телим. Ә табигый салкыннан рәхәтләнеп файдаланыгыз - салкын һава сулагыз, урманда йөрегез, тимераякта һәм чаңгыда шуыгыз. Дөрес тукланыгыз һәм сәламәт булыгыз".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев