Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салкын тию аркасында, тугыз сыйныф укуны туктатты

Дүшәмбе көнне республика мәктәпләрендә температура һәм ОРВИ симптомнары аркасында 123 укучы дәресләргә кертелмәгән.

Татарстанда узган атнада укучыларга салкын тию сәбәпле тугыз сыйныф укуны туктатып торды. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина әйтте.

«Соңгы атнада Казандагы тугыз мәктәптә тугыз сыйныф укуны туктатты. Бу салкын тиеп укучыларның 20 проценты дәресләргә йөрмәү белән бәйле», — диде спикер.

Патяшина әйткәнчә, дүшәмбе көнне республика мәктәпләрендә температура һәм ОРВИ симптомнары аркасында 123 укучы дәресләргә кертелмәгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/07-10-2020/tatarstanda-ukuchylarga-salkyn-tiyu-arkasynda-tugyz-syynyf-ukuny-tuktatty-5777015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев