Әтнә таңы

Салпы якка салам кыстырмыйк: татар көрәше үсештә түгел!

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан көрәшчеләре рәсми ярышларда 50 (31-13-6) медаль яулаган. Бездән бер баскычка түбән урнашкан башкорт көрәшчеләренең «алтын»нары да, гомуми уңышлары да күпкә кимрәк - 34 (13-9-12). Медальләрне санасак, Татарстанның көрәш буенча Россиядә әйдәп баручы төбәк булуы бәхәс уятмый. Әмма бу Татарстанда көрәш үсештә дип әйтергә җирлек тудырмый....

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан көрәшчеләре рәсми ярышларда 50 (31-13-6) медаль яулаган. Бездән бер баскычка түбән урнашкан башкорт көрәшчеләренең «алтын»нары да, гомуми уңышлары да күпкә кимрәк - 34 (13-9-12). Медальләрне санасак, Татарстанның көрәш буенча Россиядә әйдәп баручы төбәк булуы бәхәс уятмый. Әмма бу Татарстанда көрәш үсештә дип әйтергә җирлек тудырмый. Татарстанның көрәш федерациясе Президиумы утырышында әйтелгән шундый фикерне Intertat.ru хәбәрчесе дә колагына киртләп куйды.


КӨРӘШ БЕЗНЕ КАЯ ИЛТӘ?


Бүген, 19 гыйнварда, Татарстанның көрәш федерациясе узган елга йомгак ясау, киләчәккә бурыч-максатлар билгеләү максатыннан Президиум утырышы уздырды. Аны федерация җитәкчесе, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов алып барды.

- Республикада татар көрәше үсештә дип, сөйләшүләрнең дөрес булмавын бик яхшы беләм, - ди Марат Әхмәтов. - Болар минем федерацияне ташлап китмәвем өчен салпы якка салам кыстыру буларак кына әйтелгән сүзләр. Асылда, бездә көрәш үсештә түгел, ә бары бер дәрәҗәдә тора. Мин көрәшнең нечкәлекләрен тулысынча белмәскә, сезнең бәхәсләргә кушыла да алмаска мөмкинмендер. Әмма федерация президенты буларак, кулымда әләм барлыгын, проблемаларны хәл итүдә «касса» ролен башкаруымны яшермим. Шуңа да хәл итәсе мәсьәләләрне тыңларга әзермен.

...Татар көрәшенең зур үсеш алганнан соң соңгы елларда бер дәрәҗәдә таптанып торуының бер дәлиле - бүгенгә кадәр аның методик белешмәлеге булмауда. Бу мәсьәләне Татарстан көрәшчеләр җыелмасының баш тренеры, «Ак Барс» көрәш сарае директорының беренче урынбасары, грек-рим һәм милли көрәш буенча спорт остасы Фәрит Шәйхетдинов күтәреп чыкты. Аның фикеренчә, әлеге эшне бүген спортчылар һәм тренерлар әзерләүче уку йортларына тапшырырга кирәк.



Бу мәсьәлә Президиум тарафыннан хупланмый кала алмады. Бактың исә, методик белешмәлек булмау, аңа таянып эшләмәү аяныч хәлләргә китерә, көрәшче егетләрнең сәламәтлеген какшатырга мөмкин икән. Көрәш дөньясы өчен мәгълүм шәхес Марсил Кадыйров сүзләренә караганда, татарча көрәш белән шөгыльләнгән егетләрнең күпчелеге еллар узу белән сәламәтлеген югалта, ди. Аеруча умыртка баганасы зыян күрә.

- Хастаханәдә тикшергәннән соң 36 көрәшченең 34е сау-сәламәт булмавы ачыкланды, - ди Марсил әфәнде. - Бу - бик аяныч хәл һәм бик катлаулы мәсьәлә. Үз шәкертләренә дәресләрен дөрес бирмәү аркасында тулы бер мәктәп укучыларының сәламәтлеген какшату мисаллары да бар. Татар көрәше - авыр спорт төре. Һәм аның белән тәҗрибәле тренер киңәшләренә колак салып кына шөгыльләнергә кирәк.


БӨГЕЛМӘДӘ КӨРӘШЧЕЛӘР ЮК?


Ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләрне 10-11 февральдә Зәйдә «Ватаным Татарстан» газетасы каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздыра торган көрәш турнирында бүләкләячәкләр.



2016 елның иң яхшы көрәшчеләре дип Ренас Кәлимуллин (Түбән Кама), Илдар Гыйниятуллин (Теләче), Азат Нурмөхәммәтов (Казанның «Ак Барс» көрәш сарае) һәм Рамил Синәкәев (Әлмәт) танылды.

Елның «Иң яхшы яшьләр тренеры» исеменә Рафаэль Хәмидуллин (Мамадыш), Илнар Гәрәев (Түбән Кама) һәм Рузил Ганиев (Әлмәт) лаек булды.

Ир-егетләрне көрәш серләренә өйрәтүче «Иң яхшы тренер» булып Вакыйф Дәүләтшин (Казан), Җәүдәт Хөсәенов(Казан) һәм Рәкыйп Фәйзуллин (Чаллы) танылды.

Ә барлык төр ярыш нәтиҗәләре буенча командалар арасында Мамадыш, Кукмара һәм Балтач районнары беренче өчлеккә күтәрелде.

...Район һәм шәһәрләрнең көрәш ярышларында ирешкән уңышларына күз салсак, Мамадышның инде ике ел рәттән беренче урынга урнашуын күрәбез. Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин моны гаҗәп хәл дип бәяләде.



- Бездә байда яңа кием күрсәң - котлы булсын, хәерче киенсә каян алдың, дигән төшенчә яши шул инде. Гаҗәп диярлек булгач, Мамадыштан мондый уңыш көтмәгән идегезме? - дип сорап куйды Марат Әхмәтов.

- Бер генә команданың да ике ел рәттән уңышын кабатлаганы юк иде шул, - дигән җавап ишетелде.

Ә гаҗәп әйберләр алда көтеп торган икән әле - Бөгелмә командасының, мәсәлән, ел әйләнәсендә бер ярышта да катнашмавы хакында әйтелде. Әйтеп-әйтеп тә федерация җитәкчелегенең сүзен санга сукмаучы тагын берничә район бар икән әле. Алары - Тәтеш, Югары Ослан һәм Кайбыч төбәкләре. Соңгысының район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән Марат Әхмәтов утырыш барышында ук телефон аша элемтәгә керде.

- Сөлектәй, көрәштерсәң үзе батыр булырдай егет эшләгән төбәктә көрәш үсмәсен дә, министр аның белән ничек дус булып йөри икән ул, - дип сорауны кабыргасы белән куйды федарация президенты. - Шәкүр карак белән генә горурланып йөрмәгез әле сез!

Район башлыгына мәсьәләне хәл итәргә ышандырудан башка чара калмады. Сүзендә торырмы? Ел нәтиҗәләренә йомгак ясаган вакытта киләсе ел утырышында күрербез. Әлегә Кайбычның 2016 ел нәтиҗәсе буенча тоткан урынын хәтерегездә калдырыгыз - 48 нче баскыч.


КӨРӘШ МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА КЕРЕРМЕ?


Көрәшне үстерү өчен аны мәктәпләргә укыту программасына кертергә кирәк, дигән фикер дә яңгырады. Анысын ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов җиткерде.

- Бу мәсьәләдә самбо һәм дзюдо кебек спорт төрләре өчен җаваплы кешеләр актив эш алып бара, - диде ул. - Авылда барлык мәктәпләрдә дә диярлек келәмнәр бар. Мәктәпләргә көрәшне кертергә кирәк, югыйсә келәмебезне шул спорт төрләре дә «тартып алырга» мөмкин.



Барлый китсәң, башкарылган эшләр генә түгел, проблемалар да күп икән шул әле. Әнә, нефтьчеләр тармагында хезмәт куючыларның спартакиадасы кысаларында 28 ел дәвамында уздырылып килгәннән соң, спорт төрләре арасыннан үзебезнең көрәшне төшереп калдырганнар. «Спартакиадада җиңү яулар өчен һәр оешма еллар дәвамында әзерлек алып бара иде. Чөнки җиңүчеләргә премияләр түләнде, башка өстенлекләр кулланылды, балалар бушлай көрәш белән шөгыльләнеп килде, - дип мәсьәләнең асылына ачыклык кертте нефтьчеләрнең «Татинтек» оешмасында спорт инструкторы булып эшләүче, танылган көрәш пәһлеваны Ильяс Галимов. - Спартакиада кысаларында көрәшне саклап каласы иде».

...Саклап калырга, барлык мөмкинлекләрне дә файдаланып, җаваплы җитәкчеләр белән элемтәгә керергә ышандырылды. Сөйләшүләр яхшы нәтиҗә бирә икән, хәтта «Батырлар бәйгесе» дә «Татнефть» канаты астына алынмагае әле. Андый вариант та кире кагылмый. Сүз иярә сүз чыгып, Марат Әхмәтовтан чит төбәк көрәшчеләренең паспорт һәм пропискасы белән бәйле мәсьәләне хәл итүне дә сорадылар. «Паспортның законсызы да була мени?!» - дип гаҗәпләнде министр. Ахыр чиктә «сугышмыйча» гына чикләүләр кертергә килешенде. Мәсьәләнең монысы кабат сүздә генә калды кебек.

Фәрит САЛИХОВ

Чыганак: intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: