Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салым хезмәткәрләренә сорауларың булса

Өч елга кадәр исәптә торган автомобилемне саткан өчен 2013 елда 3-НДФЛ формасына декларация тутырып тапшырасым бар. Белүемчә, 14 һәм 15 март көннәрендә салым түләүчеләр өчен ачык ишекләр көне булган иде. Мондый көннәр тагын буламы? Л.Садыйков, Әтнә Сезнең сорауга федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче номерлы районара салым инспекциясенең Әтнәдәге...

Өч елга кадәр исәптә торган автомобилемне саткан өчен 2013 елда 3-НДФЛ формасына декларация тутырып тапшырасым бар. Белүемчә, 14 һәм 15 март көннәрендә салым түләүчеләр өчен ачык ишекләр көне булган иде. Мондый көннәр тагын буламы? Л.Садыйков, Әтнә Сезнең сорауга федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче номерлы районара салым инспекциясенең Әтнәдәге бүлек белгече Зәлфия Маликова җавап бирә? - Дөрестән дә, 14 һәм 15 март көннәрендә ачык ишекләр көне узды. Әлеге чара кысаларында һәр кызыксынган физик зат 2014 елгы декларация кампаниясе турында хәбәрдар булды һәм керемнәренә салым буенча 3-НДФЛ декларациясен тутыру турында өстәмә ярдәм алды. Ә ачык ишекләр көне кабат 11 һәм 12 апрель көннәрендә уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев