Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салым түләүчеләр өчен "Ачык ишекләр" көне уза

Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе халыкка салым түләүләре буенча мәгълүмат җиткерү максатыннан 18 һәм 19 ноябрь көннәрендә "Ачык ишекләр" көне үткәрә. Физик затларның милек салымы, шулай ук җир һәм транспорт салымнары хакында, шулай ук куелган таләпләр, ташламалар, түләү вакытлары, салым түләүчеләрнең хокуклар һәм бурычлары турында мәгълүматлар биреләчәк. 18...

Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе халыкка салым түләүләре буенча мәгълүмат җиткерү максатыннан 18 һәм 19 ноябрь көннәрендә "Ачык ишекләр" көне үткәрә.

Физик затларның милек салымы, шулай ук җир һәм транспорт салымнары хакында, шулай ук куелган таләпләр, ташламалар, түләү вакытлары, салым түләүчеләрнең хокуклар һәм бурычлары турында мәгълүматлар биреләчәк. 18 ноябрь көнне Татарстандагы барлык салым инспекцияләре иртәнге 8.00дән 20.00гә кадәр, ә 19 ноябрь көнендә 10.00 дән 15.00гә кадәр эшләячәкләр. Салым инспекциясе хезмәткәрләре салымнарны кемнәр түләргә тиешлеге, муниципаль берәмлекләрдә нинди ташламалар каралганлыгы һәм башка салым тәләүчеләрнең кызыксындырган сорауларына җавап бирәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев