Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салым түләргә соңга калмагыз

Июль ае башында ук 2013 ел өчен яшәгән йортыма милек салымы түләү турында квитанция килгән иде. Кызганычка каршы, хәзер түләү өчен квитанциямне таба алмыйм. Салым түләргә соңга калмадыммы, аннары аны яңадан каян алырга мөмкин? Гөлнар, Олы Әтнә авылы Газета укучыбызның әлеге соравына Татарстан республикасыныө 5 санлы районара салым инспекциясенең Әтнә...

Июль ае башында ук 2013 ел өчен яшәгән йортыма милек салымы түләү турында квитанция килгән иде. Кызганычка каршы, хәзер түләү өчен квитанциямне таба алмыйм. Салым түләргә соңга калмадыммы, аннары аны яңадан каян алырга мөмкин? Гөлнар, Олы Әтнә авылы Газета укучыбызның әлеге соравына Татарстан республикасыныө 5 санлы районара салым инспекциясенең Әтнә бүлегенең өлкән салым инспекторы Айрат Сабиров җавап бирә. - Борчылырга кирәкми, квитанцияне югалткансыз икән, аны яңадан Олы Әтнәдәге территориаль салым участогынна ала аласыз. Соңга калу, калмауга килгәндә 2013 ел өчен милек салымын түләү вакыты 2014 елның 1 ноябренә билгеләнгән. Әлеге көн ялга туры килү сәбәпле, түләү вакытын алдыга беренче эш көне, 5 ноябрьгә күчерелә. Моннан тыш, квитанция килмәде яки түләү башкарыла торган кәгазе дә юк, дип мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Квитанция килер дип көтеп утырмагыз, чөнки ул кабат җибәрелмиячәк. Квитанцияне тагын да шул безнең Әтнә бүлегенә кереп алуыгыз кирәк. Салым түләүләрне почта бүлекләре, инфоматлар, республиканың электрон мҗгълүмати терминаллары аша да башкарырга мөмкин. Салымнарны вакытында түләмәгән очракта, пеня түләү каралган. Тагын шунысын да искәртеп үтәсе килә, бюджет белән булган исәп-хисапны контрольдә тоту уңаеннан салым хезмәте сайтында "Физик затларның шәхси кабинеты" дип аталучы электрон сервис хезмәте эшли. Әлеге сервис : электрон рәвештә салым хәбәрнамәсе алу, үзлектән салым хәбәрнамәләре һәм түләү квитанцияләре ясау һәм бастырып алу, саылм бурычларын һәм түләүләрен түләү, өйдән чыкмый гына салым органнарына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, шәхси кабинетта милек объектлары, җир участоклары, транспорт чаралары, аларның исәпкә куелган һәм төшерелгән вакытлары турында тулаем мәгълүмат бирелгән. Сервистан файдалану өчен физик затлар салым инспекциясенә барырга, гариза язып, пароль алырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев