Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Самса пешерәбез бүген, бик тәмле

Бу рецептны, берничә ел элек, Югары Сәрдәнең данлыклы аш-су остасы Миләүшә Хәбиевадан алган идем. Эш белән баргач, авыз итәргә туры килде. Аның тәмлелеге! Самса - Миләүшәнең "фирменное блюдо"сы булып чыкты. Кунакларга пешерә икән. "Сорап та пешертәбез", - диделәр. Чынлап та бик тәмле. Катлаулы да түгел. Әйдәгез, пешереп карыйк! Камыр өчен:...

Бу рецептны, берничә ел элек, Югары Сәрдәнең данлыклы аш-су остасы Миләүшә Хәбиевадан алган идем. Эш белән баргач, авыз итәргә туры килде. Аның тәмлелеге! Самса - Миләүшәнең "фирменное блюдо"сы булып чыкты. Кунакларга пешерә икән. "Сорап та пешертәбез", - диделәр. Чынлап та бик тәмле. Катлаулы да түгел. Әйдәгез, пешереп карыйк!

Камыр өчен: 0.5 пачка маргарин, 1 стакан кайнап суынган су, 2 йомырка, тәменчә тоз алына. Бер җәемнән 25-30 данә самса чыга. Өйдәгеләр өчен җитә, кунак көтсәгез, алынган ашамлыкларны икеләтә арттырып алыгыз.

Эчлек өчен: иттарткычтан чыгарылган майлырак ит, бәти ите булса әйбәт, күп итеп туралган суган, тәменчә тоз, борыч, кем ничек ярата.

Эшләү: Суга бер йомырка сытып, тоз салып, токмач камыры кебек басасың. Җәясең. Ут өстендә йомшарткан маргаринны әлеге җәем өстенә сылыйсың. Рулет сыман төреп, пакетка салып, ярты сәгатькә суыткычка куясың. Алгач, ике бармак калынлыгындагы кисәкләргә бүләсе. Һәр кисәк өчпочмак камыры кебек җәелә. Эченә эчлек куеп, зур булмаган өчпочмак ясала. Майлы табага бөргән өске ягын аска каратып тезәсең дә, өстенә калган бер йомырканы туглап сөртәсең. Духовкада 15-20 минут пешә. Тәмле булсын.

Үзегезнең рецептларыгызны да тәкъдим итегез, дуслар.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев