Әтнә таңы

Саннарда – Тукай бөеклеге

Киләчәкне күреп бара шагыйр, Пар атлары күптән җигелгән. Күчә Тукай яңа дәверләргә Показать полностью.. Халык йөрәгенең түреннән. Габдулла Тукай кыска гына гомерендә 10 мең шигырь, 50 табактан артык чәчмә әсәр язып калдыра. 1906-1907 еллар - 1 ел эчендә Тукай 50ләп шигъри әсәр, поэма, 50 гә якын мәкалә һәм фельетон яза....

Реклама


Киләчәкне күреп бара шагыйр,
Пар атлары күптән җигелгән.
Күчә Тукай яңа дәверләргә

Халык йөрәгенең түреннән.

Габдулла Тукай кыска гына гомерендә 10 мең шигырь, 50 табактан артык чәчмә әсәр язып калдыра.
1906-1907 еллар - 1 ел эчендә Тукай 50ләп шигъри әсәр, поэма, 50 гә якын мәкалә һәм фельетон яза.
1907 ел - Тукай тәрҗемә итә.
1909 ел - Габдулла Тукайның 7 китабы дөньяга чыга.
1914 ел - Габдулла Тукайның берничә әсәре рус теленә тәрҗемә ителә.
(1917 елдан алып бүгенге кадәр шагыйрьнең кайбер әсәрләре рус телендә 2 миллионнан артык тираж белән 50 тапкыр басыла).
1945 ел - Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәдә беренче мәртәбә "Шүрәле"не куя.
1958 ел - Татарстан Министрлар Советы карары белән республиканың Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе булдырыла.
1971 ел - Кырлайда Г.Тукайның әдәби-мемориаль музее ачыла.
1984 ел - Мәскәүдә Пушкин музеенда Г.Тукайга да урын бирелә.
1985 ел, октябрь, Париж - БМОның мәгариф, фән, мәдәният мәсьәләләре буенча комитеты (ЮНЕСКО) татар халык шагыйре Г.Тукайны бөтендөнья бөек кешеләр исемлегенә кертелүен игълан итә.
1986 ел - Казанда Г.Тукай музее ачыла...
Шагыйрьнең бүгенге көндә дә онытылмавын саннар белән күпләп дәвам итеп була. Моңа туган авылы Кушлавычта елның елында балалар катнашында узган яңадан-яңа, төрледән төрле чаралар да, районыбыз мәктәпләрендә, ясле-бакчаларында узган кичәләрне дә өстәп, нәтиҗәне бөек шагыйрьнең үз иҗаты белән ясыйк:
"Әйдә халыкка хезмәткә,
Хезмәт эчендә йөзмәккә".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: