“Саратовтан кичә төнге 12 дә кайттык”
9 кешедән торган делегациянең 17 гыйнвар көнне Арча хәрби комиссариаты яныннан 13.00 сәгатьтә юлга кузгалуын хәбәр иткән идем. Делегация кичә имин йөреп, Арчага әйләнеп кайтты. Саратовта булучы 9 кешенең берсе - Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев - Әтнәдән вәкил булып барды. Солдатлар белән аралашканнан соң, нинди хисләр кичергәнен,...
9 кешедән торган делегациянең 17 гыйнвар көнне Арча хәрби комиссариаты яныннан 13.00 сәгатьтә юлга кузгалуын хәбәр иткән идем. Делегация кичә имин йөреп, Арчага әйләнеп кайтты. Саратовта булучы 9 кешенең берсе - Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев - Әтнәдән вәкил булып барды.
Солдатлар белән аралашканнан соң, нинди хисләр кичергәнен, солдатларыбызның ничек яшәгәннәрен сорап, аңа мөрәҗәгать иттем.
- Кичә төнлә, төнге сәгать 12 дә кайтып төштек. Аллага шөкер, барыбыз да исән-сау. Юл азрак ардырды, тик алган тәэсирләр барын да оныттыра. Мин чынлап әйтәм, армиягә барырга кирәк икән, хәзер шартлар бөтенләй бүтән икән дип кайттым. Саратов өлкәсенең Вольск шәһәреннән ерак түгел урнашкан 71432 нче хәрби частьтә солдатлар өчен шундый уңай шартлар тудырылган. Безнең Арча һәм Әтнә районнарыннан җибәрелгән 43 егет хезмәт итә монда. Хәрби комиссариат сигезенче тапкыр барса да, минем беренче тапкыр гына баруым. Әтнәдән вәкил булып барып, солдатларыбызның ничек яшәвен карап кайтмыйсыңмы, дигәч теләп ризалаштым. Аннан соң безнең Киме авыл җирлегенә кергән Бактачыдан бер егетебез шунда хезмәт итә, язга кайтасы. Бардык. Бик яхшы итеп каршы алдылар, үзебезнең егетләребезнең ничек шатланганнарын әйтеп, сөйләп бетерә торган түгел, Арча районыннан җитәкчеләр генә түгел, әти-әниләр дә барган иде. Кич кунакханәдә йокладык. Икенче көнне часть җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып бардык. Тәрбия эшләре буенча командир урынбасары безне часть белән таныштырып, озатып йөрде. Казармаларны да, кер юу машиналары урнаштырылган бүлмәне дә, медпунктларны, ял бүлмәләрен, барысын күрдек. Җылы су да, салкын су да бар. Төп өлеш частьнең актлар залында узды. Часть җитәкчелеге дә шунда иде. Иң элек егетләрне хәрби комиссар Алмаз Әгъзәм улы үзе сәламләде. Часть җитәкчелеге сөйләгәннән соң, аларга алып барган бүләкләребезне тапшырдык. Су җылыткычлар алып барган идек, төрле вакыт була, җылы су гел булмый, кирәге чыгып куяр, дидек. Арча вәкилләре сөйләде, әтнәләр исеменнән мин дә чыгыш ясадым. Безнең белән җырчы егет Расих Галимҗанов, баянчы Рәсим Низамиев та барды. Алар җырлап, концерт куйдылар. Соңыннан егетләр белән бергәләп урам көенә дә җырладык. Күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырганда аеруча күңелле булды. Безнең татар ашларын егетләр бик яратып ашадылар, рәхмәт әйттеләр. Ашханәне дә күрдек, солдатларның ризыгы белән тукландык, бәйрәм өстәле инде. Без дә алар ашаганны ашадык. Һәйкәлгә веноклар салдык. Егетләр белән фотоларга төштек. Соңыннан сафка тезелгән егетләребез безне озатып калдылар. Моны сөйләп аңлатып булмый, моны күрергә кирәк...- дип сөйли Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев.
Узган ел әлеге делегация белән Саратовка барган журналист буларак, мин аның кичергәннәрен яхшы аңлыйм. Шактый үзгәргән, төзегәннәр икән, дип әйттеләр гел баручылар дигәч тә куанып куйдым. Исән- сау хезмәт итеп кайтырга насыйп булсын егетләргә. Ә фотоларны соңрак тәкъдим итәрмен.
Сүрия Мингатина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев