Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарымсак утыртучыларга әтнәләрдән киңәш

Көзен утыртылган сарымсакны җыеп та өлгермисең, инде утыртырга вакыт җитә. Әмма бу бер яктан яхшы, орлыкны озак саклап аазапланасы юк. Утыртыр вакытны гына дөрес чамаларга кирәк. Чөнки ел-елга охшап килмәгәнлектән, аның төгәл көне юк. Хәтта гидрометеорология үзәге дә тотрыклы салкыннарның кайчан башланачагын төгәл генә әйтә алмый. Ә салкыннар башланганчы сарымсак...

Көзен утыртылган сарымсакны җыеп та өлгермисең, инде утыртырга вакыт җитә. Әмма бу бер яктан яхшы, орлыкны озак саклап аазапланасы юк. Утыртыр вакытны гына дөрес чамаларга кирәк. Чөнки ел-елга охшап килмәгәнлектән, аның төгәл көне юк. Хәтта гидрометеорология үзәге дә тотрыклы салкыннарның кайчан башланачагын төгәл генә әйтә алмый. Ә салкыннар башланганчы сарымсак туфракта 10-15 см тирәнлеккә җитәрлек тамыр системасы булдырырга өлгерергә һәм шул ук вакытта яфракларын чыгармаска тиеш. Гадәттә моның өчен ким дигәндә 2 атна вакыт кирәк.

Сарымсак тиешле вакытта утыртылмаса, кышны авыр чыга: өши, авырый, ә язын исә зәгыйфь булып тишелә. Сарымсакның бүлемнәрен яки бүлбечекләрен (барлыкка килүче орлыклар) чәчәләр. Алдагы елда кыш салкын килеп, сарымсаклар өшегән очракта , менә шушы бүлбечекләр утыртылучы материалны "яшәртү" өчен дә файдалы. Ел саен бүлемнәр генә утыртылган очракта, сарымсак картая.

Бүлбечекләрдән беренче елны диаметры якынча 1 см булган бүлемнәргә бүленмәгән суганча барлыкка килә. Ә гадәти бүлемле сарымсак булып, ул киләсе елда утыртылгач үсәчәк. Сарымсакны биек булмагн түтәлләргә өч рәтле итеп утырту яхшы. Рәтләр арасы 35 см булса әйбәт, ә бүлемнәр арасы 5 см булырга тиеш. Сарымсакны бакча җиләге рәтләре арасына да утыртырга мөмкин, аның исе корткычларны куркыта.

Сарымсакны черемәгән тирес белән ашларга ярамый.

Көз көне утыртканда, сарымсакның бүлемнәрен утыртыр алдыннан гына бүләргә кирәк. Моны бүлемнең тамырлар үсеп чыгачак төпке өлеше кипмәсен өчен эшләү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев