Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сатуга тормыш өчен куркыныч сагыз чыгарылган

Илнең берничә төбәгендә берьюлы ата-аналар ризасызлык белдерә башлады. Бу канәгатьсезлек балаларында сәер биремнәр язылган төргәкле сагыз күрү белән бәйле. Соңгы арада яшүсмерләрнең Интернеттагы дуслары йогынтысында үз-үзләренә кул салу очраклары күзәтелгәнгә күрә, ата-аналарда мондый ризасызлык туу нигезле, дип яза "Российская газета". "Дөреслекне әйтү яки гамәл" ("Правда или действие") сагызы төргәгендә -...

Илнең берничә төбәгендә берьюлы ата-аналар ризасызлык белдерә башлады. Бу канәгатьсезлек балаларында сәер биремнәр язылган төргәкле сагыз күрү белән бәйле. Соңгы арада яшүсмерләрнең Интернеттагы дуслары йогынтысында үз-үзләренә кул салу очраклары күзәтелгәнгә күрә, ата-аналарда мондый ризасызлык туу нигезле, дип яза "Российская газета".

"Дөреслекне әйтү яки гамәл" ("Правда или действие") сагызы төргәгендә - 5 сагыз "пластинка"сы бар. Шуларның һәркайсының тышлыгында бирем язылган. Алар 18 яше тулганнарга гына түгел, кечерәкләр кулына да эләгә. Бу - җитештерүчеләрнең хәйләкәр адымы, чөнки өлкәннәр сагызның "18+" чикләве белән сатылырга мөмкин икәнен белмәүләре дә бар. Бирем сайлап алуга корылган: ниндидер гамәл кылганлыгыңны танырга яисә берәр гамәл башкарырга кирәк.

Биремнәр арасында шундыйлар бар: "Чиратта син үбәсе кеше кем ул? Челтәрдә җавабың белән уртаклаш". Бүлешәсең килмәсә, шәһәрнең икенче читенә азык-төлек алырга бар, башкарган эшнең фотоурәтен яки видеосын шулай ук социаль челтәргә урнаштырырга кирәк. Яшүсмерләр моны эшли.

Биремнәр арасында куркыныч булганнары да бар. Мәсәлән, халык күп йөри торган җирдә иң биек урынга менеп, "селфи" ясау - шундыйларның берсе. Ә кайбер сораулар, ата-аналар фикеренчә, үлем турында уйланырга этәрә. Күбрәк мондый уеннарга яшьтәшләре белән кыеннан аралашкан балалар тартыла.

"Мондый товарның күпләп таралуы кемдер, максатчан рәвештә, яшүсмерләр аудиториясе белән эшли дигән фикер уята, ягъни аларны соңгы чиккә җиткерергә тырыша", - дип аңлата басма чыганак.

Мондый "үлем төркемнәре" белән Тикшерү комитеты ныклап шөгыльләнә. Кулга алынучылар да бар, дөрес, әле бөтен илгә берәү генә. Сагыз мәсьәләсе дә өйрәнеләчәк.

Әлеге сагызны җитештерә торган дөньякүләм танылган Wrigley брендының Россиядәге вәкиле кичә безнең илдә биремле продукт сату туктатылганын белдерде. "Оешма үзенчә яхшылык эшләргә тырышкан булган, әмма аны бездә аңламаганнар".

Иҗтимагый резонанс килеп тугач, җитештерүче кибетләрдән сагызны алдырган. Полиция мәгълүматлары буенча, куркыныч уен элементлары булган сагызлар да кулланудан чыгарыла, алар балаларны биремнәр башкарып, үз-үзләренә кул салырга этәрә.

Әлеге шаукымнан наркотик сатучылар да калышмый. Берничә төбәктә ниндидер "яхшы кешеләр" мәктәп янында балаларга бушлай сагыз тараткан. Ахырдан сагызлар гадәти түгел, ә марихуана, кокаин, хәтта героин белән булганы беленә.

Мондый өлкәннәр Якутиядә, Татарстанда һәм тагын берничә төбәктә тоткарлана. Әйберләрне "хәйрияви" тарату Люберецк районы Красков поселыгында да була. Балаларның, нәрсәдер чәйнәп, үзләрен сәер тотуларын, беренче класс укучысы үзенә бүләк ителгән сагызны әтисенә күрсәткәч, төргәктә күптән куллануда тыелган, аерым "спайс" дозасының булуын күргәч кенә аңлыйлар.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/21/137117/

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=www.saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев