Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлау алдыннан коточкыч һәлакәт - "Әтнә таңы"

18 сентябрьгә каршы төндә Яңа Чишмә районында булган коточкыч һәлакәт турында кичә хәбәр иткән идек. Коткару хезмәтенең бердәм диспетчер номерына бу хакта төнге сәгать 3тә хәбәр ителә. "УАЗ" машинасының аучылык хуҗалыгында һәлакәткә юлыгуы әйтелә. Тикшерү барышында ачыкланганча, басу юлында машина йөртүче куркынычсыз тизлекне арттырган һәм караңгыда чокырны күрмәгән. Һәлакәт аркасында...

18 сентябрьгә каршы төндә Яңа Чишмә районында булган коточкыч һәлакәт турында кичә хәбәр иткән идек.

Коткару хезмәтенең бердәм диспетчер номерына бу хакта төнге сәгать 3тә хәбәр ителә. "УАЗ" машинасының аучылык хуҗалыгында һәлакәткә юлыгуы әйтелә.

Тикшерү барышында ачыкланганча, басу юлында машина йөртүче куркынычсыз тизлекне арттырган һәм караңгыда чокырны күрмәгән. Һәлакәт аркасында машина руле артындагы 51 яшьлек ир-ат, аның 48 яшьлек бертуган энесе һәм тагын бер пассажир - 35 яшьлек ир-ат урында ук һәлак булган. Пассажирларның берсе исән калган - ул тән җәрәхәтләре алган.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев