Сәүдә осталыгы югалганмы, әллә ялкаулыкмы?
Илсур Шакиров, Олы Мәңгәр авылы
«Олы Мәңгәр авылы тарихы» (авторлары филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов һәм авылыбыз шагыйре Вильдан Мәхмүт) китабыннан күренгәнчә, Олы Мәңгәр халкы йомыкыйлыкта түгел, бәлки, эзләнү, табу, күрү, белү дәрте белән яшәгән.
Шулай ук аларда бердәмлек сыйфаты, сүзләрен, гамәлләрен эшкә ашырганда тәвәккәллек тә җитәрлек булган. Алар өчен Урта Азиягә, Кытайга, Төркиягә, Мисыр, Гарәбстаннарга барып кайту эшкә ашмаслык хыял булмаган: алар барганнар, йөргәннәр, сатканнар, алганнар, байлык туплаганнар, башкаларның телләре, мәдәниятләрыннан да хәбәрдар яшәгәннәр.
Русия, Казахстан, Төркестан якларына күз салу белән аның шәһәрләренә Мәңгәрдән Бакировлар, Дәминовлар, Яушевлар, Сәлимҗановлар барып төпләнгәннәр, уңышлы сәүдә һәм кәсәбәчелек эшләрен оештырганнар һәм ул якларда алар йогынтылы кешеләргә әйләнгәннәр. Гомүмән, революциягә кадәр татар халкы арасында сәүдәгәрләр, промышленниклар күп булган, алар Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә уңышлы сәүдә алып барганнар, татар халкын агарту, аның мәдәниятын үстерүгә зур матди ярдәм күрсәткәннәр. Татар укымышлылары Урта Азия, Казагыстан якларында мөгаллимлек иткәннәр, җирле халыкны укырга-язарга өйрәтү буенча зур хезмәт куйганнар.
Октябрь революциясе тудырган кара эшләрнең берсе – халыктагы сәүдәгәрлек, кәсәбәчелек омтылышын юкка чыгарудыр. Спекуляциягә каршы көрәш байрагы астында алып барылган бу политика халыкның сәүдәгә, товар җитештерүгә, һөнәрчелеккә булган теләген юкка чыгаргандыр, күрәсең. Хәзерге болгавыр чорда, совет заманы белән чагыштырганда, мондый эшләрне башкару җиңелрәк булса да, дәүләтнең салым политикасы, куәтле чиновниклар аппараты тудырган ерып чыга алмаслык киртәләр, кәгазь боткасы моңа зур комачаулык тудыра. Шуңа күрә сәүдә, кече һәм урта бизнес, һөнәречелек көчәеп китә алмый. Авылда иң тәвәккәл, үҗәт кешеләр бу киртәләрне ерып чыгып шәхси кибетләр, эшкәртү цехлары, мастерскойлар ачсалар да, бу бик аз һәм базар шартларында булырга тиешле конкуренцияне тудыра алмыйлар. Революциягә кадәр Мәңгәр бае Гатаулла Сәлимҗанов Урта Азия, Казагыстан якларында тире җыйнау, аны эшкәртү тармагын, Мәңгәр сәүдәгәрләре ул яктагы сәүдәнең зур өлешен үз кулларында тотканнар. Ә хәзер киресенчә... Русия халкы, шул исәптән татарларда да бу өлкәдә элекке позицияләрен югалтып бетерделәр. Руссия базарын Урта Азия, Кавказ, Вьетнам, Кытай, ягъни көнъяк халкы басып бетереп бара. Казан универсиадасына да татар милли сувенирларының бер өлешен Кытайда эшләделәр дип ишетеп, артыма утыра яздым. Татар элекке сәүдә осталыгын югалтканмы, аңламассың. Көньяк халкы шәһәрләргә генә түгел, авылларга да үтеп керә башлады. Фермер хуҗалыкларын, авылларда бизнесның берәр тармагын оештыручы көньяклыларны күреп, ишетеп торабыз. Моннан берничә ел элек Дусым авылында үзбәкләр, ташландык терлек торакларын яраклаштырып, гөмбә үстереп сату белән шөгыльләнеп карадылар. Гөмбә чын татар ризыгы булмагангадырмы, әллә башка сәбәпләре булдымы – бу эш акрынлап сүнде. Шундый һәвәскәрләр минем күршенең өен сатып алып, аның 5 сутый җирендә теплица ясый башладылар, көтүләре белән кайтып 100 данә озын яңа нарат борысларны җиргә утыртып та куйдылар. Исәпләре теплицаны көзге салкыннар башлангач, ягъни яшелчә бәяләре күтәрелгәч эшләтә башлау. Алар әйтүенчә, теплица җылытылып кыш буе эшләячәк. Бу аларның беренче теплицалары гына түгел икән. Ә нигә мондый эшне эшсез йөргән авыл халкына да эшләмәскә? Татарга үрнәкне башка милләт кешеләре күрсәтергә тиеш микәнни? Сугыш елларында Мәңгәргә эвакуацияләнеп килгән латышлар яшелчәне ничек үстерергә кирәклеген күрсәтеп, авылны шаккаттырып киткәннәр иде инде.
Авыл моннан берничә ел элек аз-маз булса да сату-алу белән шөгыльләнә иде. Күп итеп бәрәңге утырта, хайван асрый, артык продукциясен кыйммәт булмаса да, ярыйсы гына бәягә сата ала иде. Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына керү бу мөмкинлене дә чикләде. Бәрәңге мәйданнары, хайван саны азая бара. Ә балаларны укытасы, аякка бастырасы, эшкә урнаштырасы, кияүгә бирәсе, өйләндерәсе, каралты-кураны да төзекләндерәсе бар. Барысына да бик зур акчалар кирәк.
Бәлки татарга да йокыдан уянырга, чигенгән позицияләрне кире кайтарырга вакыттыр. Яши беләләр бит читтә яшәүче милләттәшләребез! Ә без көнләшүдән ары китә алмыйбыз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев