Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәүдә үзәкләре һәм аттракционнар кайчан ачыла? (Роспотребнадзор җавабы)

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе өлешчә сәүдә үзәкләрен, кафе һәм урам аттракционнарын ачарга тәкъдим итте. Әмма билгеле бер чикләүләр белән, чөнки өченче этапка күчәргә әле мөмкин түгел.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, республика чикләүләрне бетерүнең өченче этабына авыручылар саны кимемичә күчә алмаячак.

– Өченче этапка күчү өчен ул, чир таралу коэффициенты 0,5 булырга тиеш. Хәзер ул 0,9 тәшкил итә. Аңлашыла, авырулар кискен кимергә тиеш. Бүгенгә без үз тәкъдимнәребезне Татарстан Республикасы Министрлар кабинетына җибәрәбез. “Йомшару” сәүдә үзәкләре, берничә чикләү белән җәмәгать туклануы объектлары эшенә дә кагылачак. Мисал өчен, кальяннарны тыю, корпоративлар үткәрү рөхсәт ителмәячәк. Залларның тулылыгы 50 проценттан да артмаска тиеш, – дип аңлатты ул.
Роспотребнадзор шулай ук урамда урнашкан аттракционнарны ачарга тәкъдим итәчәк. Сәүдә үзәкләрендә элеккечә балалар бүлмәләре, кинотеатрлар һәм фудкортлар эшләмәячәк.

Чыганак: 

Чыганак: https://vatantat.ru/2020/07/29223/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев