Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөенеп бетә алмыйм

Иртән яхшы кәеф белән уянып китсәң, бу бик яхшы инде. Сәламәтлегең булып, ике аякта йөреп торган кешегә мәшәкате дә шатлык кебек. Бу минем күзлектән караганда шулай. Чөнки коляскада хәрәкәтләнү күп уңайсызлыклар тудыра, Ходай берәүгә дә күрсәтмәсен моны. Адәм баласы анысына да ияләшә. Тәкъдиргә буйсынасың. Әле аз гына алга китеш булса,...

Иртән яхшы кәеф белән уянып китсәң, бу бик яхшы инде. Сәламәтлегең булып, ике аякта йөреп торган кешегә мәшәкате дә шатлык кебек. Бу минем күзлектән караганда шулай. Чөнки коляскада хәрәкәтләнү күп уңайсызлыклар тудыра, Ходай берәүгә дә күрсәтмәсен моны. Адәм баласы анысына да ияләшә. Тәкъдиргә буйсынасың. Әле аз гына алга китеш булса, шатланасың. Телевизордан тапшырулар карыйм, миннән дә начар хәллеләр бар икән, мин әле ярый икән, дип сөенәм. Малга, байлыкка табынучылар куркыта, нинди генә түбәнлекләргә төшеп бетмиләр ара-тирә. Кешеләрнең шатлана белмәүләре көендерә. Сәламәтлегегезнең кадерен белегез дип әйтәсем килә андыйларга.

Уйлар бик күп ул. Берәү булганын тартып алса, икенчесе ихлас күнелдән бары белән уртаклаша. Шушы арада Илсия апа белән Рәшит абый Абдуллаҗановлар душ керү өчен кабина алып төшкәннәр. Урнаштырып бирмәкчеләр. "Бер ел мунча кергәнем юк", дип әйтеп җибәргәнмен бер сөйләшүдә. Ә алар элеп алганнар. Мин рәхмәт әйтер өчен сүзләр дә таба алмыйм кайчак. Аллаһы Тәгалә сезнең ярдәмчегез булсын, ярдәменнән, рәхмәтеннән ташламасын. Ике аякта йөреп, кешеләргә шатлык бүләк итеп яшәүнең бәхет икәнен башкаларга да аңлатасым килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев