Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөеп икмәк кисәм... - "Әтнә таңы"

Сөя-сөя, ИКМƏК кисәм... Ипекәем, җәй буена син үскәнсең кырларда, Кояш нурын җыйгангамы җылың кала кулларда. И, Икмәгем, нәни чактан тәмең телем төбендә, синең урын иң кадерле - өстәлемнең түрендә! Əйтә алмыйм, ниләр генә тиң куярлык тәмеңә, нинди хаклар сыйган сиңа түккән хезмәт тиренә?! Өстәл тулы ризык аша башлап сиңа үреләм:...

Сөя-сөя,
ИКМƏК кисәм...

Ипекәем,
җәй буена
син үскәнсең кырларда,
Кояш нурын
җыйгангамы
җылың кала кулларда.

И, Икмәгем,
нәни чактан
тәмең телем төбендә,
синең урын
иң кадерле -
өстәлемнең түрендә!

Əйтә алмыйм,
ниләр генә
тиң куярлык тәмеңә,
нинди хаклар
сыйган сиңа
түккән хезмәт тиренә?!

Өстәл тулы
ризык аша
башлап сиңа үреләм:
син сыем да,
туклыгым да -
тормыш сиңа үрелгән.

...Икмәк кисәм...
Сыйпап сөям.
Үбәм кибән почмагын:
син барында,
Ипекәем,
hич ач булмас тамагым.

- Əнкәм, кем бар?
сөйләшәсең...
берүзең бит кухняда!
- Ялгыз түгел,
Икмәк белән,
ул баш, балам, дөньяга...

Халык-ара икмәк көнендә.
Ничә төр яңа, нинди генә тәмле ризыклар өстәлеп торса да, өстәлебезне ИКМƏКтән мәхрүм итмәсен
Лилия Рә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев