Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“ДӘВАЛАУДАН КАНӘГАТЬМЕ СЕЗ?”

Әнә шулай дип сорады "АК БАРС-Мед" иминиятләү компаниясенең Казан филиалы директоры Рәшит Наумир улы Абдуллин район үзәк больницасында дәваланучылар белән очрашкач.

"Моң-зарларыгыз юкмы, дарулар алырга кушмыйлармы?" - больницаның актлар залында оештырылган түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүнең барышында бирелгән сораулар болар. Ышанып та бетеп булмый, бер өстәл артында директордан тыш иминиятләнүчеләрнең хокукларын яклау бүлеге начальнигы Минсалих Җәмил улы Сәхәпов, иминиятләү компаниясенең Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара Габделнур кызы Борһанова, район үзәк больницасының баш табибы Азат Харис улы Гарипов, аның урынбасарлары Наил Даут улы Бариев, Дамир Равил улы Закиров, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Габделәхәт кызы Галиева. Авыручылар саны да җитәрлек, алары да төшеп калганнардан түгел, һәрхәлдә үз сүзен оештырып әйтә алырлык­лары бар. Әйттеләр дә. Берсен-берсе уздырып рәхмәт сүзләрен, "Бик рәхмәт, исән-сау эшләсеннәр, шушы суыкта аякка кимичә йөрибез, бик җылы, дарулар да бар, табибларыбыз да бик әйбәт..." - җавап әнә шундый булды. Иминиятләү компаниясе җитәкчеләре бу җавапка да гаҗәпләнмәделәр, чөнки хастаханәләрне йөреп, авырулар белән аралашканчы медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын 5 баллы шкала белән бил­гели торган аноним сорашу үткәргәннәр. Районыбызның 101 кешесе "Табибларның кабул итү графигыннан, регистратура, лаборатория, УЗИ, ЭКГ эшеннән канәгатьме сез?", "Табибларның авыруларга мөнәсәбәтен, поликлиника эшчәнлеген ничек бәялисез?" дигән сорауларга җавап биргән. 85,15% респондент табибларның кабул итү графигыннан, 90,1% регистратура, 86,14% лаборатория, УЗИ, ЭКГ, рентген; 77,23 % табибларның пациентларга мөнәсәбәтеннән канәгать. Ә 22 % кеше "Табиблар авыруларга битараф", дип җавап биргән. "Бәлки анысы да начар түгелдер, чөнки табиб авыруны кочаклап торырга тиеш түгел инде ул,- дип ачыклап үтте Рәшит Наумир улы. - Гадәттә, хокуклары бозылса, халык безнең үзебезгә шалтырата, быел 2 генә кеше мөрәҗәгать иткән. Ә Әтнә районыннан мөрәҗәгать итүчеләр бөтенләй юк. Ничә районда булып, халык белән очраштык, зарланучылар да, ризасызлык белдерүчеләр дә булды. Ә сездә юк һәм бу табиблар эшеннән канәгать булган бердәнбер район". Һәм моңа гаҗәпләнә дә торган түгел, чөнки баш табиб та, табиблар үзләре дә халыкның сорауларына тулы һәм аңлаешлы итеп җавап бирергә тырышалар, бу - менә шуның нәтиҗәсе.

Ә хәзер иминиятләү ком­паниясенең барлыгын белдерә торган, һәркайсыбызның паспорты эчендә йөргән полиска килик. "Сезнең һәркайсыгызда медицина полисы бар һәм бу документ сезгә үз районыгызда буш­лай медицина ярдәме алырга хокук бирә. Кисәк кенә, башка җиргә барган җирдән авырып китсәгез, я травма алсагыз, әлеге полис нигезендә сезгә бушлай медицина ярдәме күрсәтелергә тиеш. Әгәр күрсәтмиләр, я булмаса ярдәм түләүле, дисәләр, 8-800-100-03-30 номерын җыясыз да безгә шалтыратып, кайда икәнегезне әйтәсез, безнең оператор сезгә консультация бирә, табиблар белән элемтәгә керә.

Һәркемдә кәрәзле телефон бар һәм бу номерны һәркайсыгызга телефонына язып куярга кирәк. Шалтырату бушлай һәм тәүлек әйләнәсендә сезгә җавап бирәчәкләр, 365 көн дәвамында эшли. Безнең медицина учреждениеләре белән ике арада килешү бар, алар безгә счет бирә, без акча күчерәбез, ялгышлык­лар җибәрмәсеннәр дип, аларның эшен тикшереп торабыз, гаепләре булса, акчаларын тотып калабыз, чара күрәбез. Дәвалауны дөрес үткәрәләр микән дип, карточкаларыгызны тикшереп, экспертиза үткәрәбез. Үзебезнең 120дән артык табибыз бар. Дөрес булмаса, штраф түләтәбез, табиблар бу хакта белә", - дип аңлата иминиятләү компаниясе хезмәткәрләре. Шунысын да белеп торыгыз безнең больницаның да түләүле хезмәт күрсәтергә хокук бирә торган рөхсәт кәгазе бар. Һәм әнә шул рөхсәт нигезендә эшкә керү өчен, ЮХИДИ өчен кирәкле медосмотрлар үтү түләүле.

Яңа полислар, электрон карталар хакында да сөйләштек. Тик алдан әйтим һәркемнең кулында булган полис 2013 елның ахырына кадәр гамәлдә була. Яңасының күләме зур, тотарга уңайсызрак билгеле, Мәскәүдән киләчәк. Яңа туган балаларга, фамилиясен алыштыручыларга, гамәлдә булган полисларын югалтучыларга алар инде бирелә башлаган. "Яңасын алам дип, 1 гыйнвардан чират торырга кирәкми, ел әйләнәсендә үз җаегызга алырсыз", - диделәр белгечләр. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү барышында баш табиб Азат Харис улы да соңгы яңалыкларга тукталып: "Тәрәзәләрне алыштырдык, "Ашыгыч ярдәм" машиналарын яңарттык, икесе кайтты, тагын берәү кайтырга тора һәм алар навигацион система белән эшли, кайда йөргәннәре күренә, бер авыруга барган көйгә, кайтканда юл уңаенда булган икенче авыруга да хезмәт күрсәтә ала. Компьютерлар кайтты, кабельләре салынды, тиздән табиблар кулдан карточка тутырып утырмаячаклар," - диде. Сорауларга да җавап бирелде. Күзгә операция ясарга квота юклыгы да, пенсионерның 5 елга бер мәртәбә бушлай теш куйдыра алу хокукы барлыгы да мәгълүм булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев