Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Сезгә дә килеп җиттек”

Наз" хәйрия фонды хезмәткәрләре район авылларында яшәүче бер төркем балага Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.

Әлеге фонд һәм аның җитәкчесе Нурания Сәй­фетдинова хакында күп­ләр белә: оешма узган елны да аз керемле, авыр хәлле гаиләләрдә тәр­бияләнүче 12 балага "Яңа ел тамашасы" оеш­тырды, өстәвенә, ба­лаларның һәрберсенә, Кыш Бабайдан сорап яз­ган хат нигезендә, бү­ләк­ләр өләштеләр.

Быел Кыш Бабай балаларга чаңгы, чана, тимераяк, спорт киемнәре, җылы курткалар... хәтта кәрәзле телефонга кадәр алып килгән.

- Соңга калып йөриләр димәгез - без күп авыл­ларда булабыз, ниһаять сезгә дә килеп җиттек, - дип сөйләнә-сөйләнә залга Кыш Бабай белән Кар Кызы килеп кергәч, балаларның йөзләре бал­кый башлады. Суык Ба­бай кулыннан үзең теләгәнне алу һәркемгә дә тәтеми ул! Балалар бүләкләрен бер-берсенә күрсәтеп, мактанышырга өлгерделәр, мактанырлык та иде шул.

- Теләгән бүләгегезне ге­нә түгел, үлчәмен дә языгыз, ә бу юлы размеры зурракларны, бәлки, алыштырырга да туры килер , - диде Кыш Бабай.

"Наз" фонды 2005 елдан бирле безнең "Изгелек" социаль үзәге белән хезмәттәшлек итә. Бу юлы да әлеге чара шушы 2 оешма тарафын­нан оештырылды. Г.Ту­кай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына район авылларының 7 гаиләсеннән әти-әни­лә­ре, әбиләре озатуында 12 бала килгән иде.

Бәйрәм чарасында мә­гариф бүлеге мөдире Ил­нур Сәләхов, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлсинә Шакирова да катнашып, балаларга изге теләкләр җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев