Әтнә таңы

Ә сез беләсезме, фил, үлгән кардәшен күмә торган бердәнбер хайван - "Әтнә таңы"

Үлгәннән соң кеше, неандерталец һәм фил генә күмә. Гадәттә фил 60-80 ел яши. Әгәр ул авырый башласа, көтүдәге башка филләр аңа азык алып киләләр, авыру фил басып торса, аңа ярдәм итәләр. Әгәр үлеп китсә, күпмедер вакыт аңа су сибеп, азык алып килеп терелтергә тырышалар. Ә инде үлгәнлеге аңлашылгач, көтү берар...

Үлгәннән соң кеше, неандерталец һәм фил генә күмә. Гадәттә фил 60-80 ел яши. Әгәр ул авырый башласа, көтүдәге башка филләр аңа азык алып киләләр, авыру фил басып торса, аңа ярдәм итәләр. Әгәр үлеп китсә, күпмедер вакыт аңа су сибеп, азык алып килеп терелтергә тырышалар. Ә инде үлгәнлеге аңлашылгач, көтү берар тынсыз кала - дәшми.

Реклама

Еш кына бик тирән булмаган кабер казып, үлгән кардәшләре өстенә чыбык-чабык һәм балчык каплыйлар. Моннан соң да кабер янында берничә көн булалар әле. Әгәр дә кайсы да булса берсе үлгән фил белән якын мөнәсәбәттә икән, депрессиягә китәргә мөмкин. Көтү үзе белмәгән үлгән фил янына килеп чыкса да, шундый ук хәл кабатлана. Моннан тыш, филләр үлгән кешене дә шулай ук күмү очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: