Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ә сез гөмбә тозлыйсызмы

Гөмбә сезоны үз көченә керде.

шушы уңайдан сезнең игътибарга гөмбә маринадлау реөептын тәкъдим итәбез. Тагын да күбрәк рецептлар -  "Әтнә таңы" газетасының киләсе санында.

Һәр гөмбәгә дә туры килә торган маринад

1 литp су
2 аш кашыгы шикәр комы
4 аш кашыгы тоз
3 данә лавр яфрагы
6 данә хуш исле борыч
4 данә кәнәфер
3 кисәк корица (төелгәне½ чәй кашыгы)
3 чәй кашыгы
70 процентлы уксус эссенциясе
Суны кайнатып, тәмләткечләрне салабыз, өч минут тирәсе кайнатабыз. Уксусны иң ахырдан өстибез. Маринадны алдан әзерләп куярга да мөмкин.

Гөмбәләрне яхшылап юабыз, зурларын турыйбыз, салкын суга салып, кайнатып чыгарабыз һәм суын түгәбез. Икенче суга бераз тоз салып,гөмбәләрне салабыз һәм кайнап чыкканчы болгатмый пешерәбез.Су кайнап чыгуга, акрын гына болгатып, күбеген җыябыз. Гөмбәләр аска утыра башлагач тишекле чүмеч белән банкаларга салабыз, өстенә тулып беткәнче маринад коябыз.(Гөмбәләр маринадны сеңдереп, җәелеп китәләр).Холодильникта саклыйбыз.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев