Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сезгә мондый хәбәр килмәдеме - "Әтнә таңы"

Телефонга хәбәр килеп төште: "Сезнең банктагы картагыз вакытлыча блокироваться ителде. Моны уңай хәл итү өчен менә шушы номерга шалтыратыгыз", - диелгән. Анаңны, мин әйтәм, нинди хәл бу?! Алай да башка шик килеп төште - тукта, мошенниклар бик күп хәзер, башта белешеп чыгыйм әле дип банккка юл тоттым. Ярый әле кергәнмен,...

Телефонга хәбәр килеп төште: "Сезнең банктагы картагыз вакытлыча блокироваться ителде. Моны уңай хәл итү өчен менә шушы номерга шалтыратыгыз", - диелгән. Анаңны, мин әйтәм, нинди хәл бу?! Алай да башка шик килеп төште - тукта, мошенниклар бик күп хәзер, башта белешеп чыгыйм әле дип банккка юл тоттым. Ярый әле кергәнмен, банкта: "Җавап бирә күрмәгез, мошенниклар бу", - диделәр. Бу очрактан айнып, акылга килеп кенә килә идем, интернетта тагын да куркынычрак хәбәр укып шаккаттым.

Пенсия Фонды явыз ниятлеләрнең вируслы хатлар таратуы хакында хәбәр итә. Электрон хат дөрестән дә ПФ исеменнән килә. Анда ссылка буенча каядыр керергә кушалар. Әнә шунда явыә ПО эләктерәсең дә инде. Нәтиҗәдә, компьютер эшчәнлеге туктала. Саграк булыгыз, әтнәләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев