Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәгать 10.00гә Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда катнашу 14,14 процент тәшкил итте

Сәгать 10.00дә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда сайлаучыларның 14,14 проценты катнашты. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итте.

 Республика Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Татарстанда 2 млн. 935 мең 411 сайлаучы исәпләнә.

 Иң актив тавыш бирү Кайбыч районында бара, анда беренче өч сәгать эчендә 50,56 % сайлаучы тавыш бирергә өлгергән. Икенче урында Апас районы: биредә 10.00 сәгатькә 47,20% сайлаучы тавыш биргән.

 8 сентябрьдә Татарстанда Республика Дәүләт Советына сайлаулар уза. Сайлаулар катнаш система буенча үтә. Парламенттагы 100 урынга сигез сәяси партиядән яки үз-үзләрен күрсәтүчеләрдән 430 кандидат дәгъва кыла.

Республикада 2811 сайлау участогы эшли. Тавыш бирү 7.00 дән 20.00 гә кадәр уза. ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сайлаулар барышында хокук бозулар теркәлмәгән, шикаятьләр юк.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев