Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Сәгать12гә ипи киләсе, авыл белән көтәбез”

Районыбызның мари чигендә урнашкан авылында хәлләр кичә бик мөшкел иде. Урам йөрерлек түгел, нинди йөрерлек кенә, тәрәзәдән дә күренә торган түгел, чөнки кар каплаган. Соңгы елларда мондый хәл сирәк күренеш. Чыгам дисәң дә, авылдан чыгып булмый. Нәкъ Тукай язган шигырьдәй, Котырды бүген буран. Тәрәзәләр көрт артында, Үтмәслек булды урам. Җир...

Районыбызның мари чигендә урнашкан авылында хәлләр кичә бик мөшкел иде. Урам йөрерлек түгел, нинди йөрерлек кенә, тәрәзәдән дә күренә торган түгел, чөнки кар каплаган. Соңгы елларда мондый хәл сирәк күренеш. Чыгам дисәң дә, авылдан чыгып булмый.

Нәкъ Тукай язган шигырьдәй,
Котырды бүген буран.
Тәрәзәләр көрт артында,
Үтмәслек булды урам.
Җир шары әйләнә, диләр,
Каф-тау әллә күчкәнме?
Табигать әллә шаяра
Кешеләргә үчтәнме?- шулай дип сөйли алар.

- Бүген ярыйсы инде, Аллага шөкер. Кичә кичтән урамны бер мәртәбә чистарттылар. "Бауман" урамы керә торган булмады. Бүген "Мирас" ипи китерәсе дип әйттеләр, авыл белән көтәбез, иписез калдык. Онык әйтмешли, "Ары кошмары" булды бу...- ди хәбәрчебез Фидаил Кадимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев