Әтнә таңы

Шагыйрьнең җырчыларга җавабы

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин җырчыларга атап шигырь язган һәм Инстаграмда битендә шуны бастырган. Бик ярсу һәм шул ук вакытта дөрес килеп чыккан кебек. Шигырь Илсөя Бәдретдинова фикеренә мөнәсәбәтле язылган. Теләсә нишләсеннәр… «Иҗат кешеләренә гомумән дә таләпләр куярга ярамый!» (Илсөя Бәдретдинова, җырчы) Җырчыларга таләп куймыйк! Теләсә нишләсеннәр: Җырлыйм диеп, шыңшысыннар, Ат...

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин җырчыларга атап шигырь язган һәм Инстаграмда битендә шуны бастырган. Бик ярсу һәм шул ук вакытта дөрес килеп чыккан кебек. Шигырь Илсөя Бәдретдинова фикеренә мөнәсәбәтле язылган.

Теләсә нишләсеннәр…

«Иҗат кешеләренә гомумән дә таләпләр куярга ярамый!» (Илсөя Бәдретдинова, җырчы)

Җырчыларга таләп куймыйк!
Теләсә нишләсеннәр:
Җырлыйм диеп, шыңшысыннар,
Ат булып кешнәсеннәр!
Чишенсеннәр, күрсәтсеннәр
Алларын һәм артларын.
Һич югы шулай булса да
Күтәрсеннәр хакларын.
Туйганчы дураклансыннар,
Туйганчы котырсыннар…
Концертка килгән мескеннәр
Кул чабып утырсыннар.
Җырчыларга таләп куймыйк,
Ни генә уйласаң да…
Чөнки бер файдасы да юк,
Куйсаң да, куймасаң да…
15.08.17

http://idel-tat.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: