Әтнә таңы

Шахмат ярышында Әтнә егете дә катнашты

Арча Укучылар сараенда Халыкара шахмат көнен каршылап, спорт остасы Хәйдәр Сафин исеменә уздырыласы ярыш турында хәбәр иткән идек. 17 июль көнне булган әлеге ярышка Әтнә егетләре дә катнашты. Безгә шахмат остасы буларак билгеле Марс Мингатин 9 мөмкинлектән 6 очко җыйды. Беренче урынны алучының очкосы 7,5 икәнен дә хәбәр итсәк, Марсны...

Арча Укучылар сараенда Халыкара шахмат көнен каршылап, спорт остасы Хәйдәр Сафин исеменә уздырыласы ярыш турында хәбәр иткән идек. 17 июль көнне булган әлеге ярышка Әтнә егетләре дә катнашты.

Безгә шахмат остасы буларак билгеле Марс Мингатин 9 мөмкинлектән 6 очко җыйды. Беренче урынны алучының очкосы 7,5 икәнен дә хәбәр итсәк, Марсны котларга да була. Ике уенчының баллы-7,5, икесенеке- 7 балл.

Марс, киләчәктә уңышлар юлдаш булсын сиңа. Урыслар әйтмешли. "Так держать!".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: