Әтнә таңы

Шахматчыларыбыз – өченче!

Чистай шәһәрендә шахмат буенча Татарстан беренчелеге булачагын хәбәр иткән идек. Әлеге бәйгедә шахматчыларыбыз Фердинат Бәйрәмов, Ирек Сабиров, Марс Мингатин, Раил Шакиров, Роза Кадырова, Лилия Сәгъдиева швейцар системасы буенча тиз 10 минутта +10 секундлы тугыз уен уйнадылар. "Шахматчылар өч группа буенча көч сынаштылар. Без 35 меңгә кадәр кешесе булган авыл районнары...

Реклама

Чистай шәһәрендә шахмат буенча Татарстан беренчелеге булачагын хәбәр иткән идек. Әлеге бәйгедә шахматчыларыбыз Фердинат Бәйрәмов, Ирек Сабиров, Марс Мингатин, Раил Шакиров, Роза Кадырова, Лилия Сәгъдиева швейцар системасы буенча тиз 10 минутта +10 секундлы тугыз уен уйнадылар. "Шахматчылар өч группа буенча көч сынаштылар. Без 35 меңгә кадәр кешесе булган авыл районнары арасына кердек. Ир-егетләр - бер команда, хатын-кызлар бер команда булып уйнадылар. Ике командабыз да өченче урынны алды", - дип хәбәр итте тренерлары Раил Шакиров. Август аенда тагын ике бәйге көтә аларны. "Авыл яшьләре" бәйгесенә барасылары бар. 20 августта Татарстан беренчелеге көтә. Аз гына буш вакытлары булса, шахматчылар әнә шул ярышларга әзерләнәләр. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: