Өшеп өйгә кайткач нишләргә?

Өшү өчен 22 градус суык та җитә, диләр. Ә бүген 30-40 градус арасында салкынлык. Өшеп өйгә кайткач нишләргә? Сәламәтлек саклау буенча профилактика эшләре буенча җаваплы белгеч Лилия Рәфкать кызы Хәйруллина киңәшен тотыгыз. - Киемнәрегезне алыштырып, җылысын кияргә, кайнар чәй эчеп төренеп утырырга, я ятарга, үз-үзеңне тыңларга кирәк. Һәм барлык әгъзаларыгызны...
Өшү өчен 22 градус суык та җитә, диләр. Ә бүген 30-40 градус арасында салкынлык. Өшеп өйгә кайткач нишләргә?
Сәламәтлек саклау буенча профилактика эшләре буенча җаваплы белгеч Лилия Рәфкать кызы Хәйруллина киңәшен тотыгыз.
- Киемнәрегезне алыштырып, җылысын кияргә, кайнар чәй эчеп төренеп утырырга, я ятарга, үз-үзеңне тыңларга кирәк. Һәм барлык әгъзаларыгызны барлап чыгарга, өшегәнме-юкмы... бер җирне дә ышкымаска, умаска, теләсә-нәрсә сөртмәскә кирәк. Өшегән җир азрак вакыттан үзен сиздерә башлар.
Урамда аягыгыз өшегән икән, урамда аяк киемен салмагыз, югыйсә ул шешеп чыгачак. Өйгә кайту мөмкинлеге булса, кайтып, температурасын 26градустан дан 36-38 градуска чаклы арттыра-арттыра барып ваннада яки табаклы суда җылытканың яхшы. Күпләр өшегән җирләрен кар белән ышкый, бу да дөрес түгел. Суыктан зыян күргән тире зәгыйфьләнә, ә ышкыган вакытта анда кечкенә ярыклар пәйда булып, инфекция эләгергә мөмкин. Битегез өшесә, җиңелчә массаж ясап, коры мамык-марля бәйләвеч куегыз. 1 дәрәҗә өшегән вакытта тән тиресе ачыта, авырта, ә җылынгач кызара. Соңрак бераз шешенергә дә мөмкин. Берничә көннән тире кубалаклана башлый. Бу очракта өшегән урында бернинди эзләр дә калмый. 2 дәрәҗәдә булса, беренче көннәрдә тиредә юеш эчле куыклар барлыкка килә. Өченче, дүртенче дәрәҗәдә куыклар канлы була. Тире бу очракта сизми башлый, аннан соң озак авырта. Кеше бер айдан соң гына терелә. Икенче -дүртенче дәрәҗәдә кайнар ваннага кереп ятарга ярамый. Шулай ук өшегән урыннарны ышку да зыянлы. Ул урынга бары коры җылы бәйләвеч куярга мөмкин. Һәм табиб чакырырга кирәк.
- Салкында тәмәке тарту да зыянлы дип ишеткәнем бар, дөресме бу? Урамга чыгар алдыннан нәрсәгә игътибар итү кирәк?
- Дөрес. Суыкта тәмәке тартмагыз, чөнки ул кан әйләнешен акрынайта һәм аяк-куллар тиз туңа. Урамга чыгар алдыннан металл бизәнү әйберләре такмагыз. Металл тәннән тизрәк суынып, тирегә ябышырга мөмкин. Моннан тыш йөзекләр бармаклардагы кан әйләнешен дә кыенлаштыра. Урамга чыккансыз икән инде, җилдән качарга тырышыгыз, җилдә тизрәк өшисең. Душтан соң, мунчадан соң чәчегез кибеп бетмәгән килеш урамга чыкмагыз. Организм җылылык һәм энергия тупласын өчен, салкынга чыгар алдыннан ныклап ашагыз.
- Бала организмы суыкка чыдаммы? Олылар ничек?
- Бала организмының җылылык көйләнеше системасы әле тиешенчә җайланмаган, ә өлкән яшьләрдәге кешеләрдә, авыртулар сәбәпле, ул бозылган була. Шуңа күрә балалар һәм олылар тиз өшүчән. Алар суыкта озак булырга тиеш түгел. Бик кирәк булмаганда урамга чыкмасалар яхшы...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 18:10Полиция хезмәткәрләре белән очрашу булып узды Полиция бүлегендә традицион студентлар белән очрашу булып узды.11300
-
20 гыйнвар 2021 - 17:15"Әтнә таңы" газета редакциясе кунаклар кабул итте Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең иҗат берләшмәсенә йөрүче балалар "Әтнә таңы" газетасы редакциясенә кунакка килделәр.10700
-
20 гыйнвар 2021 - 16:10«Республика затлары» проекты Минтимер Шәймиев күргәзмәсе белән ачылды Фәрит Мөхәммәтшин Республиканың беренче Президентын дөньякүләм масштабтагы сәясәтче дип бәяләде.8800
-
20 гыйнвар 2021 - 15:11Күз тимәсен үзенә Олы Әтнәдә яшәүче Мәсхүдә Хәкимовага 90 яшь тулды.17600
-
20 гыйнвар 2021 - 14:10Бер ел эчендә 1,5 млн татарстанлы тикшерүләр узды Covid-19 булуга карамастан, Татарстан «Сәламәтлек саклау»милли проекты күрсәткечләрен үтәгән.5800
-
20 гыйнвар 2021 - 13:10Чишмәле Сапта гәрәпчә укый башладылар Чишмәле Сап мәчетендә балалар өчен дәресләр узадыралар8600
-
20 гыйнвар 2021 - 12:00Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә бүген 84 яшь тулды.8400
-
20 гыйнвар 2021 - 11:35Анна Попова: Ковидка каршы көрәштә Татарстанда бер минутка да хафалану булмады «Сездә бик яхшы нәтиҗә. Мәктәпләрдә дә, хастаханәләрдә дә — бер җирдә кисәк күпләп авыручылар булмады. Бу шундый зур субъект өчен уникаль хәл», — диде Анна Попова.5100
-
20 гыйнвар 2021 - 10:45ЮВТ-24-Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр яңа телеканал исемен сайладылар Телеканал республиканың нефть төбәгенә хәбәр ителәчәк.3800
-
20 гыйнвар 2021 - 10:40Татарстанның көньяк-көнчыгышында «Татмедиа» АҖ яңа телеканалны эшләтеп җибәрәчәк Яңа телеканалның исеме һәм логотибын республика халкы үзләре уйлап таба.4200
-
20 гыйнвар 2021 - 10:10Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны уздыру өчен планшетлар алды Казанда 3,5 меңнән артык исәпкә алучыны җәлеп итү күздә тотыла6400
-
20 гыйнвар 2021 - 08:35«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүгә бер миллион язылучысы булган блогер килде Кичәдә татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.7300
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.18100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32400
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башландыТеләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.25700
-
18 гыйнвар 2021 - 17:10"Ел укытучысы- 2021" 15 гыйнварь көнне Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе узды.25800
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башланды Теләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.25700
-
18 гыйнвар 2021 - 10:00Йөртү хокукыннан мәхрум ителгән килеш руль артына утырган Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.22100
-
20 гыйнвар 2021 - 15:11Күз тимәсен үзенә Олы Әтнәдә яшәүче Мәсхүдә Хәкимовага 90 яшь тулды.17600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика