Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәфкатьле булыйк!

Корьәни-Кәримдә тугрылык,ихласлык,шәфкатьлелек,ата-ананы хөрмәт итү,сабырлык һәм шундый матур сыйфатлар мактала, аларның тискәреләре хөкем ителә. Шәфкатьлелек Ислам диненең аерылгысыз сыйфатларының берсе булып тора. Бу сыйфатлар туганда ук сабый күңеленә салынган була, ә аларны үстерү гаиләдән тора. Әгәр ата-ана үзләренең балаларын игелекле итеп үстерсәләр,ул вакытта алар тормышның бизәге булалар.Әгәр тәрбиягә тиешле игътибар бирмәсәләр,ул...

Корьәни-Кәримдә тугрылык,ихласлык,шәфкатьлелек,ата-ананы хөрмәт итү,сабырлык һәм шундый матур сыйфатлар мактала, аларның тискәреләре хөкем ителә.

Шәфкатьлелек Ислам диненең аерылгысыз сыйфатларының берсе булып тора. Бу сыйфатлар туганда ук сабый күңеленә салынган була, ә аларны үстерү гаиләдән тора. Әгәр ата-ана үзләренең балаларын игелекле итеп үстерсәләр,ул вакытта алар тормышның бизәге булалар.Әгәр тәрбиягә тиешле игътибар бирмәсәләр,ул вакытта алар зур бәхетсезлек,бәла-каза, бетмәс мәшәкатьләр белән ата-ананың тынычлыгын бетерергә сәбәп булалар.Татар халкының бөек мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхретдинов:"Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас",-дип юкка гына язып калдырмаган.

Аңлашылганча,тәрбия эшендә төп рольне ясле дә,бакча да,мәктәп тә,урам да түгел,ә гаилә, дөресрәге аның эчендә тудырылган уңай мохит уйный. Хәзерге ата-аналарның барысы да андый мохит тудыра аламы?Гаиләдә хәзер алгы планга тәрбия түгел,ә гаиләне туендыру, балаларны заманча киендерү (кешенекеннән ким булырга тиеш түгел!), кыйммәтле кесә телефоны ,цифрлы фотоаппарат,компьютер һ.б. бала кызыккан нәрсәләрне алып бирү,түләп укырга кертү,түләп укыту, эшкә урнаштыру кебек мәсьәләләр тора. Димәк,әниләр өйдә бала тәрбияләү урынына эшләргә тиеш булалар,ә кайберләре,карьера ясыйм дигән булып,балаларына бөтенләй игътибар да бирмиләр.

Тирә-ягыбызда шайтан котыртуы, иблис бозыклыгы хакимлек итә. Дөнья начар гамәлләр, көчләү-талаулар,үтерешләр,террорчылык,наркомания,эчкечелек белән тулы. Совет чорында халык коммунистик идеологиягә табына, аның яхшымы-начармы үз кыйбласыбар иде."Кеше-кешегә дус" принцибы буенча, якты киләчәккә ышанып яшәү җәмгыять өчен бик мөһим иде. Коммунизм төзүченең мораль "кодексын" табып, аны хәзерге җәмгыятьтәге әхлак нормалары белән чагыштырсагыз - без шундый хәлгә төштек микәнни,дип артыгызга утырырсыз,билләһи. Коммунистик идеология урынында хәзер бушлык. Мәдәният,мәгариф һ.б. җәмәгать оешмаларына да эшләү өчен таяну ноктасы калмады. Әлеге бушлыкны чит илләрнең яшәү рәвешенә,аларның традицияләренә табыну тутыра. Совет чорындагы балалар өчен чыгарылган мультифильмнарны гына алыйк.Алар шундый матур итеп эшләнгән,аларның һәрберсе чын тәрбия чарасы. Ә хәзерге, безгә үтеп кергән, чит ил мультфильмнарын яки аларга охшатып эшләнгән урыс мультфильмнарын алыйк. Аларның геройлары шыксыз, нинди җанвар икән бу, дип баш ватасың. Бу мультфильмнар тәрбия бирә алмый.

20 нче гасыр урталарында Совет мәктәбе балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирү буенча дөньяда иң алдынгы санала иде. Пионер, комсомол оешмаларында укучылар гаделлек, шәфкатьлелек, миһербанлылык үрнәгендә тәрбияләнделәр. Тимурчылык хәрәкәтен генә алып карагыз. А. Гайдарның "Тимур һәм аның командасы" китабы чыгу белән бу хәрәкәт бөтен илне чолгап алды. Хәзер бу хәрәкәтне шундый киң колач белән җәелдерү могҗиза булыр иде. Совет мәктәбендәге хезмәт тәрбиясен хәтергә төшерегез, ә хәзерге мәктәптә ул юк дәрәҗәсендә. Үзебез эшче куллар җитми дип чаң сугабыз. Кара эшне яратмый торган яңа буынны барлыкка китерүдә, берсе-берсен алмаштырып торган реформалар, экспериментлар белән тинтерәгән мәгариф системасының да гаебе юк түгел. Хәзерге мәктәптә укытучыга балага белем, тәрбия бирә алмаслык шартлар тудыралар. Ул , кайчан эштән кыскарталар, кайчан мәктәп бетәр икән, дип калтырап, күбрәк компьютер каршында утырырга мәҗбүр. Ул кәгазь җыя. Кәгазен күп икән-син яхшы укытучы!

Нишләп, Илсур, һаман искелекне мактыйсың, ул вакытта да кимчелекләр күп иде, диярсез. Дөрес, күп иде. Ләкин хәзерге шикелле үк муллык булмаса да, халык тәртиплерәк, шәфкатьлерәк, миһербанлырак иде. Кеше берсе-берсен тигез күрде, күрше белән туганнарча яшәде, бер-берсенә ярдәмгә ашыкты. Фикеремне бер кыйсса белән дәлилләп китим әле.

1959 елда, 10 сыйныфта укыганда, мәктәбебезгә КДУның химия факультетыннан Гөлнара(фамилиясе истә калмаган) исемле аспирант кыз килде. Ул безне химфакка укырга килергә өндәде. Килегез, булышырмын,-дип адресын да калдырып китте. Без, ике малай, документларны химфакка түгел, ә биология-туфрак факультетына тапшырдык. Экзаменнарны уңышлы гына тапшырып, укый башладык. Юньләп русча да белмәгән,йомыкый ике авыл малаена тулай торактан урын тәтемәде билгеле. Нишләргә?Иптәш малайның Нариман урамында үз йортлары белән яшәүче,туганнан туган Билал исемле абыйсы бар иде.Мунча хәтле генә өй, яз,көз көннәрендә идәненә су керә.Балалары да булган мәрхәмәтле бу ишле гаилә шул кечкенә өйгә ике егетне дә сыендырды. Ул вакытларда колхозда бушка диярлек эшләүче әниләрнең(икебезнең дә әтиләре сугышта үлеп калган) фатир өчен түләрлек мөмкинлекләре юк иде.Хуҗалар безне бушка яшәтергә булдылар.Менә изгелек,шәфкатьлелекнең бер үрнәге!

Күңелдә уңайсызлану дигән нәрсә дә бар бит әле. Без аспирант Гөлнара апаны эзләп таптык һәм аңа үзебезнең хәлне аңлатып бирдек.Ул безне, нишләп химфакка кермәдегез,дип бераз ачуланды ачулануын,ләкин,сез башка факультет студентлары,дип кире бормады. Безне тулай торакка урнаштыру өчен күп инстанцияләрне үтеп, ректор янына ук барып җитте.Һәм бер айдан безне тулай торакның аспирантлар яши торган бүлмәсенә урнаштырды.Чын әүлияләр генә мондый изгелекне эшли аладыр.Без аңа гомер буе рәхмәтле булып яшәдек.

Тормышта изге,шәфкатьле кешеләрне дә,миһербансыз,кара эчлеләрне дә күп күрергә туры килде.Ләкин минем юлымда беренчеләре күбрәк очрады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев