Әтнә таңы

Шәхси йорт кишәрлекләрендә кибет төзеп буламы?

Авыл җирлекләрендә халыкны кабул иткәндә миңа еш кына әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итәләр.

Аңлатып үтәм. Рәсәй Федерациясе территориясенең барлык җир ресурслары кулланылышларына карап, берничә категориягә бүленеп йөртелә:

  1. Авыл хуҗалыгы максатларында файдаланыла торган җир кишәрлекләре;
  2. Торак пункт җирләре;
  3. Промышленность, энергетика, элемтә, транспорт, радио- телевидение максатларында файдаланыла торган җирләр;
  4. Урманнар;
  5. Сулыклар;
  6. Запас җирләр.

Җирләрне категориягә бүлеп йөртү Рәсәй Федерациясенең "Җир кодексы"нда беркетелгән. Моннан тыш һәр җир категориясе куллану максатыннан чыгып, зоналарга бүлеп йөртелә. Мәсәлән, торак җирләрдә шәхси хуҗалык җирләре гомуми куллану өчен (урам-тыкрык юллары) социаль максатларда файдаланылучы (больница, мәктәп, һ.б.) зоналар була.

Төзелеш эшләре җирлекләрдә, авыл, бистә территорияләрендә бара.

Реклама

Җир хуҗалары капиталь төзелеш эшләрен бары тик закон таләпләренә таянып, җирлекнең генераль планына нигезләнеп, шәһәр төзелеше нормалары таләпләрен үтәп алып барырга тиеш. Әгәр дә кешегә җир кишәрлеге шәхси хуҗалык -йорт салу максаты белән бирелгән икән, ул бары тик бу җирдә шәхси йорт, каралты-кура гына сала ала.

Сәүдә объектлары, бүтән төрле производство корылмалары салу өчен бирелә торган җирләрнең кулланылышы икенче төрле һәм мондый кишәрлекләр, алда әйтеп кителгәнчә, башка территориаль зоналарда булырга тиеш. Территориаль зоналар һәр җирлекнең генераль планында күрсәтелә. Закон җирнең куллану категориясен һәм төрен үзгәртү мөмкинлеген дә күзаллый. Әмма бу үзгәртүнең үзенең тәртибе бар, ул таләпләрнең берсе һәм иң мөһиме - үзгәрешкә халык үз фикерен белдерергә тиеш. Мәсәлән, эшмәкәргә, шәхси йорты янында кибет төзү өчен, җирнең куллану төрен үзгәртү зарур, ул җирле үзидарә органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ә җирле үзидарә үз чиратында булачак үзгәрешләр, генераль планга каршы килмәгән очракта, бу мөрәҗәгатьне гаммәви халык тыңлауларына куярга бурычлы. Әйтик, билгеле бер көндә билгеләнгән урында, кызыксынган барлык халык җыелып, үз фикерен җиткерергә тиеш: кирәкме аларга бу урында кибет, күршеләренең хокукларын, тынычлыгын бозуга китермиме бу кибеттә салу алып бару?..

Мәкаләне тулысы белән "Әтнә таңы"нда укыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: