Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шигърият

Нигез Почмагында таш утырып калган, Ниргәләре чергән, таралган. Әби-бабай бакыйлыкка күчкән, Оныклары киткән калага. Монда тормыш гөрләп торган, Ябылмаган, хәттә, ишек тә. Авыл кызы килен булып төшкән, Сыер сауган. Улы ята кабык бишектә... Замананың усал җилләре Авыл кешеләрен таратты: Кайсылары шабаш булып китте, Кемнәредер кала суын яратты. Тормыштагы бөтен авырлыкны...

Нигез
Почмагында таш утырып калган,
Ниргәләре чергән, таралган.
Әби-бабай бакыйлыкка күчкән,
Оныклары киткән калага.
Монда тормыш гөрләп торган,
Ябылмаган, хәттә, ишек тә.
Авыл кызы килен булып төшкән,
Сыер сауган. Улы ята кабык бишектә...
Замананың усал җилләре
Авыл кешеләрен таратты:
Кайсылары шабаш булып китте,
Кемнәредер кала суын яратты.
Тормыштагы бөтен авырлыкны
Сылтамыйкчы бары заманга.
Кайтырлар дип өмет белән
Нигез көтә сезне һаман да.
Гомәр ШАКИРОВ, Иске Җогып авылы

Бормалы урман сукмагы
Урманнарга чыксаң әгәр -
Сукмагы җәелеп ята.
Кемнәр генә үтмәгән дип,
Күңелдә уйлар ята.
Шушы кара урман юлы
Охшаш тормыш юлына.
Өскә менсәң дә, соңрак
Язмыш ала кулына.
Сукмак бик еракка, эчкә
Тарта адәм баласын.
Язмышның ачы җиләген
Белми учлап кабасың.
Кешенең бит сынаулары
Бер кими дә, бер арта.
Имән күтәрә алмаслык
Йөкне мескенкәй тарта.
"Бер сыналган, мең сыналмас",
Дигән сүзләр хак микән?
Авыр юлны узучылар
Барысын аңлыйлар икән.
Гомер уза, җан тартыша,
Чәчләргә чаллар төшә...
Урман караңгы булса да
Татлы җимешләр пешә...
Илдар МӨБӘРАКШИН, Казан-Әйшияз

Игенче
Игенче булалмый бар кеше дә,
Кайнар туфракта уйнап үсмәсә.
Басу-кырны иңләп тракторда,
Буразналар сызып үтмәсә.
Игенче булалмый беркем дә,
Таң сызылуга кырга китмәсә.
Мамык сыман йомшак туфракка,
Иң беренче орлыкны сипмәсә.
Игенче булалмый һәр кеше дә,
Туган ягын өзелеп сөймәсә.
Басу-кырга кадер хөрмәт биреп,
Карап мул уңышлар үстермәсә.
Йөзләрен дә тузан бөртекләре
Сырып алып бизәп тормаса.
Тузан катыш майга баткан куллар,
Корыч атны туры тоталса.
Тургай тавышларын ишетелсә,
Чың күңелен биреп эшләсә.
Үскән игеннәрне түкми-чәчми,
Вакытында җыйнап ул алса.
Менә шунда була чын игенче,
Хезмәте таныла ил күгендә.
Менә шундадыр чып-чын ярату,
Игенче хезмәте күңелендә.
Җәүдәт ФӘЙЗРАХМАНОВ, Кышлау авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев