Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“ - укучыларыбыз гүзәл затларга багышлап

И хатын-кыз! Галиҗәнап хатын -кызларыбыз! Яратып гел сезгә дәшәбез. Әгәр яныбызда булмасагыз, Ә без- ирләр шулчак нишләрбез? Сездән башка яшәү -яшәүме соң?! Сездән башка тормыш күңелсез. Кояш баткан булыр аяз көндә, Читтә узса берәр көнегез. Галиҗәнап хатын-кызларыбыз! Сезнең урын өйнең түрендә. Ап-ак чәчәк аткан алмагачтай, Сез бизисез күңел күген дә....

И хатын-кыз!

Галиҗәнап хатын -кызларыбыз!

Яратып гел сезгә дәшәбез.

Әгәр яныбызда булмасагыз,

Ә без- ирләр шулчак нишләрбез?

Сездән башка яшәү -яшәүме соң?!

Сездән башка тормыш күңелсез.

Кояш баткан булыр аяз көндә,

Читтә узса берәр көнегез.

Галиҗәнап хатын-кызларыбыз!

Сезнең урын өйнең түрендә.

Ап-ак чәчәк аткан алмагачтай,

Сез бизисез күңел күген дә.

Матур үтә гомер юлыгыз да,

Эштән ләззәт алып яшисез.

Көзгегә дә кайчан күз салганны,

Ыгы-зыгы белән сизмисез.

Көзгегә дим, карау нигә кирәк?

Бизәнмичә дә чибәрләр сез.

Күңелегез бер дә керләнмәсен,

Сездән башка берни булмый һич.

Балага тормыш бүләк итәсез ,

Дөньябызны гөлдәй бизисез.

Йөрәкләрдә утлар кабызасыз,

Ялкынында дөрләп биибез.

Зурлап кабул итәсез булганын,

Бүләк бирсә шунда ирегез.

Кояш өйгә үзе кергән сыман,

Балкып тора сезнең йөзегез.

Шул елмаю безне әсир итә,

Яктылыктан чагыла күзебез.

Төшләргә дә серле елмаюлар,

Назларыгыз белән керегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев