Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

конкрет тәнкыйть Күрер күзгә бик сәер

Күәм-Әтнә асфальтын Зур "КамАЗ"лар таптыйлар. Юлны җимерәләр инде - Алар нәрсә ташыйлар? Коточкыч чапкан "КамАЗ"га Өлгерсәң - юл бирәсең. Боларга дигән кагыйдә Язылмаган, күрәсең. Асфальт юл җимерелүен Әле язын күрербез. Авыл эченнән чабалар - Риза түгел күбебез. Әтнә ягыннан килгәндә Юлда тора бер әйбер. Әллә һәйкәл, әллә знак - Күрер...

Күәм-Әтнә асфальтын

Зур "КамАЗ"лар таптыйлар.

Юлны җимерәләр инде -

Алар нәрсә ташыйлар?

Коточкыч чапкан "КамАЗ"га

Өлгерсәң - юл бирәсең.

Боларга дигән кагыйдә

Язылмаган, күрәсең.

Асфальт юл җимерелүен

Әле язын күрербез.

Авыл эченнән чабалар -

Риза түгел күбебез.

Әтнә ягыннан килгәндә

Юлда тора бер әйбер.

Әллә һәйкәл, әллә знак -

Күрер күзгә бик сәер!

Көн-төн чабалар "КамАЗ"лар -

Туктау, акрынаю юк.

Авылда да, басуда да

Тизлекләре шундый ук.

Шул "КамАЗ"га юл бирәм дип,

Мин һәйкәлгә бәрелдем.

Бәрелмәдем, тик шулай да

Якын килеп терәлдем.

Һәйкәл дисәң - чәчәкләр юк,

Күрәсең, ачылмаган...

Юл тамгасы дияр идең -

Аңа да охшамаган...

Әйдә бергә җавап эзлик,

Кем белә бу нәрсәне?

"Юл"чылармы, "ГАИ"лармы

Белми калмаслар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев