Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шикаятьләр  килмәгән

Агымдагы елның гыйнвар азагында

Әтнә районы «Изгелек» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективының 2019 елгы эшкә йомгак ясау буенча еллык җыелышы узды. 


Җыелышта социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галиева Әминә Әбделәхәт кызы, «Изгелек» үзәге директоры Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы һәм бүлек мөдирләре катнаштылар һәм  чыгыш ясадылар. 

Хисап җыелышында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Әхмәт кызы Галиева, «Изгелек» үзәге директоры Зөлфирә Зөфәр кызы Сәләхиева һәм бүлек мөдирләре чыгыш ясадылар.

Чыгышларда билгеләп үтелгәнчә, хисап чорында "Изгелек" үзәге хезмәткәрләре халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә төп бурычларны хәл итү буенча уңышлы һәм әһәмиятле эш башкарганнар.

Узган  елда оешмага  җиткерелгән  хезмәт күрсәтүнең барлык төрләре дә  үтәлгән, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына карата шикаятьләр  килмәгән.
    Еллык җыелышка йомгак ясап, үзәк директоры коллектив әгъзаларына уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде һәм 2020 елга куелган бурычлар белән таныштырды.

Фото һәм мәгълүмат https://vk.com/club94017457 алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев