Әтнә таңы

Шимбә көнне бар халык чаңгыда чабачак

Әйе, барыбыз да 10 февраль көнне чаңгыга басып, Россиянең чаңгы юлын билгеләп узып, үзебезнең сәламәтлегебезне ныгытачакбыз. Моңа инде әзерлек башланды. Спорт сөючеләр трасса әзерләү эше белән мәшгуль. Трасса елдагы урынга якын, әмма үзгәрәк. Узган ел ул техникум каршында иде, быел Яңа Әтнә территориясендә, РТС ягында. Трассада гына түгел үзгәреш, быел...

Әйе, барыбыз да 10 февраль көнне чаңгыга басып, Россиянең чаңгы юлын билгеләп узып, үзебезнең сәламәтлегебезне ныгытачакбыз.

Моңа инде әзерлек башланды. Спорт сөючеләр трасса әзерләү эше белән мәшгуль. Трасса елдагы урынга якын, әмма үзгәрәк. Узган ел ул техникум каршында иде, быел Яңа Әтнә территориясендә, РТС ягында.

Реклама

Трассада гына түгел үзгәреш, быел бөтен халык, олысы-кечесе чаңгы юлына бергә керәчәк. Марафон. Ярышып азапланмыйлар, үз җайлары белән рәхәтләнеп чаңгыда йөриячәкләр. "Максат - бу көнне күбрәк кешенең чаңгыга басып, чаңгы юлына чыгуына ирешү. Гадәттә бездә "артка калабыз, йөгерә алмыйбыз", дип ярышка килмиләр. Быел менә шуны истә тотып, аз гына үзгәртергә уйладык", - диделәр районыбызның спорт... оешмасын җитәкләүчеләр.

Җыелу урыны: Яңа Әтнә авылы клубы. Башлана 10 сәгатьтә. Регистрация узу вакыты: сәгать 9.00.

Дистанция - 2 км. Һәр оешмадан ике кеше чакырыла һәм барлык теләүчеләр, кунаклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: