Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Шимберләрнең үзләрен артист иттек әле"

Ни генә уйлап тапмый бу мәдәният хезмәткәрләре. Яңа Әтнә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән таныш инде сез. Ниләр генә кыландырмыйлар. Шушы көннәрдә

Түбән Көек мәдәният йорты ңитәкчесе Лилия Гайнуллина белән бергәләп Шимберне селкеттеләр алар. Ничек итепме?

Юк концерт куймадылар алар. 

- Бу юлы үзебез генә җырлап-биеп калмыйча, Шимберләрнең үзләрен артист иттек әле. Без үзебез тамашачы булдык. Элеккеге уеннар - "Так калыш", "Капкалы" кебек онытылып барган уеннарны уйнадык. Җырлар-биюләр белән аралашып барды бу тамаша. "Кишер бәйрәме" дип башлап җибәргән идек, өстән яңгыр ява башлады. Элек авылларда түбәле капкалар бар иде, Шимбердә алар сакланган. Менә шул капка асты коткарды. Җыйналып, капка төбендә бәйрәмебезне дәвам иттек,- дип сөйли Яңа Әтнә мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Гыйлаҗева.

Билгеле инде бәйрәм табынсыз булмый, урамда әзерләнгән авылны үзенә җыйган бу табынга көзге байлыклар белән бергә оста хуҗабикәләр кулы пешергән коймак-кабартма өстәлә. Самавыры кайнап тора. 

- Бик гади, авылча, бик рәхәт очрашу булды бу. Менә шул уеннарны уйнатырга да мәдәният хезмәткәрләре кирәк хәзер, элек авыллар җырлап-гөрләп торыр иде. Кичке уеннар булыр иде. Без бик рәхмәтле бу чараны оештыручыларга, -диләр шимберләр. 

Тамашачы булган мәдәният хезмәткәрләренә халыкның ихласлыгы ошаган. Рәхәтләнеп ял иттек, диләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев