Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәкәнәчнең әфганчы егете

15 февраль - интернационалист-сугышчыларны искә алу көне.

Аның белән автосервиста очраштык. Озак еллар шәһәрдә яшәгәннән соң, авылга кайтып үз эшен ачып караган... Хәер, мәкаләмнең асылы бу түгел, гәҗит укучыны армия хезмәтен таулы һәм канлы Әфган илендә узган Рәдис Габделфәрит улы Гыйлаҗетдинов белән якыннанрак таныштырмакчы булам.

1967нче елгы Шәкәнәч авылы егетен Ерак Көнчыгышка - Хабаровск шәһәренә озаталар. Анда 7 ай чамасы хезмәт иткәч, Үзбәкстанның Кирки шәһәренә күчерәләр. Биредә янә 1 ай чамасы өйрәтәләр дә, Әфганстанның Гират провинциясенә, Карабак кишлагына кертәләр. Монда Түбән Көек егете, хәзер Бәрәзәдә яшәүче, районның әфганчылар советы җитәкчесе Ленар Кәбиров белән бергә хезмәт итә.

- Десант-штурм төркеменә билгеләделәр. Вертолетта һәм "БТР" белән төрле хәрби операцияләргә озата иделәр. Күбесенчә, хәрби колонналарны саклап барырга туры килде, - ди.

- Исеңдә калган шундый берәр очрак турында сөйләп үт әле, - дим.

- Бер тапкыр колонна саклап бара идек, арттан машинада душманнар куып җитте. Безгә беренче булып ут ачмаска куштылар. Душманнар да кыймадылар, күрәсең - атмадылар. Нәтиҗәдә, бер сәгать чамасы бер-беребезгә автоматлар терәшеп бардык. Мондый очраклар бер генә булмады. Ә бу нервага нык бәрә, - ди.

- Әфган халкы ниндирәк соң? - дим.

- Бик түзем, чыдам халык. Бик авыр йөкләрне дә әфганлылар җиңел генә күтәреп алып китәләр иде. Яман җитезләр дә үзләре, "Ә" дигәнче 100әр метр ара үтәләр.

Аңлавымча, безнең Шәкәнәч егете дә күп кыенлыклар кичергән. Өчәр тәүлек йокламыйча сакта торырга туры килгән. Тирә-яктагы тау-таш арасыннан "Рус, сдавайся!" дип кычкыруларны да еш ишеткән. Иптәшләрен югалту ачысын да татыган.

- 15 айда 300 кешедән 30лап егетебез контузия алды, "Водовоз" машинабыз минада шартлап, йөртүчесе һәлак булды, - ди дә тынып кала...

Армия хезмәтеннән соң Казанда төзелеш фирмасында эшкә урнаша, автосервиста да эшләп ала. Тормышыннан, булганыннан канәгать ул. Күк йөзенең тыныч булуына куана, яшьлек елларын, әфгандагы сугышчан дусларын еш искә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев